Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Һәм тагын Орск. Исәнме!

Июньнең соңгы көннәрендә ютазылылар күрсәтмә Сабан туе белән Орск шәһәренә бардылар.

ТРның беренче Президенты М. Шәймиев кушуы буенча Россия Федерациясе төбәкләрендә Сабан туйларын бәйрәм итүдә Татарстанның рәсми делегацияләре катнашуы турында ТР Хөкүмәте карары кабул ителүенә быел 11 ел тулды.
Бу вакыт эчендә ютазылыларга Магнитогорск, Абдуллино, Оренбург өлкәсе һәм өч ел дәвамында Орскта булырга туры килде. Быел да татар Сабан туе күркәмлеген безгә таныш булган Россиянең өлкә карамагындагы шәһәренә җиткерергә мөмкин булды.
29 июньдә татар-башкорт мәдәниятенең инде традиционга әверелгән "Сабан туе" бәйрәме кысаларында Виктор Поляничко исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркы хөрмәтле кунакларны тантаналы рәвештә каршылады. Алар арасында район башлыгы урынбасары Зәрия Рәшитова, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Зәрия Сәетгалина, мәдәният бүлеге начальнигы Зилә Шәрипова, шулай ук район мәдәният йорты артистлары, "Ютазы йолдызлары" халык бию ансамбле бар иде.
Сәнәгать әһәмияте һәм халык саны буенча Орск - Оренбург өлкәсенең икенче шәһәре - биредә 200 меңгә якын кеше яши. Орскның күпчелек халкы руслар. Бу Оренбург өлкәсе көнчыгышының иң зур шәһәре, шуңа күрә күрше шәһәрләр һәм районнар өчен объектив рәвештә административ-хезмәт күрсәтү функцияләрен башкара. Әлеге җирлекләрдә тормыш дәрәҗәсе түбәнрәк, бу Орскка укырга һәм эш эзләргә китүчеләрнең миграцион агымы артуга сәбәп булып тора. Нәкъ менә әлеге шәһәр сәхнәсендә ел саен Сабан туе тантанасы узуы куанычлы.
Сәхнә, гадәттәгечә, тантаналы итеп бизәлгән иде, чөнки бу көнне шәһәр Яшьләр көнен дә бәйрәм итте. Һәм безнең Сабан туе да делегациянең тантаналы йөрешеннән башланды. Аннары хуҗалар һәм кунаклар сәхнәгә күтәрелде. Орск шәһәре башлыгы Виктор Франц җыелучыларны бәйрәм белән котлады.
- Традиция буенча бездә бүген кунакта Татарстан вәкилләре, дип ассызыклады ул. - Орсклылар белән очрашу өчен татарстанлыларның ел саен шундый озын юл үтүләренә карамастан, безнең чакыруны кунаклар зур теләк белән кабул итә. Һәм бу традиция саклансын иде дип телисе килә. Безнең зур гаиләдәй дус булуыбыз, очрашуларыбыз бик күңелле хәл булуын сөйләп торырга кирәк микән?
Шәһәр башлыгы ТР Премьер-министры Илдар Халиков исеменә сәламләү хаты, шулай ук район башлыгы Рөстәм Нуриев исеменә рәхмәт хаты һәм истәлекле сувенир тапшырды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары һәм мәдәният бүлеге начальнигына да рәхмәт сүзләре җиткерелде.
Үз чиратында район башлыгы урынбасары ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Сабан туе кунакларына сәламләү хатын укып ишеттерде һәм тарихи дуслыкның киләчәктә дә дәвам итүенә ышаныч белдерде.
Әлеге бәйрәм барлык катнашучыларны күп санлы чыгышлар, бүләкләр, ике якның да вәкилләреннән торган сәхнә осталары оештырган концерт, уеннар, спорт ярышлары белән берләштерде. Халык концерт карау, чын милли Сабан туе уеннарында катнашу өчен күп җыелган иде. Уен мәйданында безнең оештыручылар орсклыларны чүлмәк ватарга, бау тартышырга өйрәтте, башка уеннарга җәлеп итте. Безнең артистларның чыгышы барысының да күңелләренә хуш килде.
Орскта яшәүче Валентина болай диде:
- Миңа калса, бәйрәм шәп булды. Аны күңелле итәргә теләгән кешеләр бәйрәмдә актив катнашты һәм без энергия заряды, уңай эмоцияләр алдык. Ютазылыларга бәйрәм ясаулары өчен рәхмәт.
Татьяна Васильева:
- Афәрин! Яхшы бәйрәм оештырдыгыз! Киләчәктә дә шулай дәвам итегез, - диде.
Орсктагы "Туган тел" татар мәдәнияте үзәгенең бәйрәмне үткәрүгә зур өлеш кертүен билгеләп үтәргә кирәк. Үзәк вәкилләре район җитәкчелеге, ютазылылар, безнең артистлар белән илһамланып әңгәмә корды. Һәм киләсе елда да очрашырбыз, дигән ышаныч белдерде.
Сүз уңаенда: Торак пунктның баштагы исеме Оренбург; ул күчмә халыктан саклану өчен билгеләнгән була һәм ныгытыла. Аны төзү Җаек елгасы буенча чик хәрби линиясе барлыкка килүгә башлангыч сала. 1741 елда аны Орск ныгытмасы дип атый башлый. Оренбург исә Урал елгасы буена күчерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев