Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Подгорныйда “Мин яшәгән йорт” исемле чара үткәргәннәр

Алар урамында да бәйрәм Подгорный мәдәният йорты хезмәткәрләре ике катлы йортлар төзелгән урамда "Мин яшәгән йорт" исеме астында урам көне үткәргәннәр.

Бәйрәм Ләйсән Сәйфетдинова башкаруында "Авылым минем" җырыннан башланган. Аннары йортларда яшәүчеләр "чиста ишегалды, "иң яхшы йорт" һәм "оригиналь подъезд" өчен бүләкләр белән билгеләнгәннәр. Мәдәният йорты директоры Ризидә Әхтәмова урамның иң өлкән яшьтәге кешесе - 93 яшьлек Сәхипкамал Зәкиевага һәм иң яшь урам вәкиле - 9 айлык Алиса Комиссаровага күпереп пешкән хуш исле икмәк тапшырган. Кунакчыл хуҗалар өстәлләр әзерләгән, тәбикмәк, пироглар һәм башка камыр ашлары пешергән. Өлкән буын кайчандыр бу йортларда яшәүчеләрне искә алган, аларның төзелү тарихы турында сөйләгән. Йортларда яшәүчеләр арасында музыкаль конкурс уздырылган. Гөлчәчәк Вәлиева авылдашлары кәефен җырлары белән күтәргән, Әлфирә Солтанова, Элина Әхмәтова, Эльвира Гыйлаҗетдинова алар өчен биюләр башкарган. Җыелучылар шулай ук конкурсларда, "Гадалка" дип аталган сәхнәләштерелгән тамашада катнашкан. Бәйрәм ахырында Сәхипкамал апа бәйрәмне оештыручыларга һәм чара кунакларына рәхмәт белдергән, барысына да тыныч күк йөзе һәм сәламәтлек теләгән. Өлкән яшьтәге апаны аягүрә басып озатканнар, чөнки ул каты имгәнгәннән соң аягына баса алган. Бу кеше соклануга һәм үрнәк алуга лаек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев