Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Район ансамбле “Кичке җыр” тагын тамашачылар күңелен яулады

Унике ел элек оешкан "Кичке җыр" ансамбле берникадәр тәнәфестән соң яңадан торгызылып кына калмады, халыкара фестивальләрдә уңыш белән чыгыш ясый башлады.

Үзе оешкан елда ансамбль Казанда Галәсгар Камал исемендәге театрда узган "Уйнагыз, гармуннар" фестивале супер-финалында катнашты, ә инде алдагы елда "халык коллективы" исемен яулады. Моның аркасында район мәдәният йортына хормейстер, балетмейстер һәм аккомпаниатор штат берәмлекләре бүленде. Шуңа күрә кллектив җыр һәм бию ансамбле статусын йөртә, шуңа күрә ансамбльгә балетмейстер белән бергә бию ансамбле беркетелергә тиеш. Әмма кызганыч, 2008 елда чираттагы тапкыр исемен яклаганнан соң, төрле сәбәпләр аркасында коллектив эшчәнлеге туктатылды: кемдер яшәү урынын, кемдер эш урынын үзгәртте... Әмма соңгы өч ел дәвамында ансамбльнең төп нигезе булып калган кешеләр даими рәвештә чыгыш ясады. Коллективка кешеләр әле килде, әле китте. Ансамбльнең тотрыксызлыгы сәбәбе булып, гади генә костюмнар җитмәү торды. Репертуар әзерлисең, ә аны тамашачы хөкеменә чыгару өчен кием юк. Репетицияләргә йөрүне ансамбльнең иң тугры кешеләре генә дәвам итте.

Исемне чираттагы яклау вакыты килеп җитте. Нишләргә? Репертуарны тулыландырдык, иске костюмнарны чыгардык һәм алга - дәрәҗәбезне якларга юнәлдек. Бер ел элек исемебез якланды. Ә аңа кадәр ансамбль Төбәкара "Ата-бабалар җире" фестиваленә барып кайтты, анда беренче дәрәҗәдәге диплом яулады.

Ә инде агымдагы елның декабрендә, "Экспромт" халык инструментлары ансамбле белән берләшеп, тәвәккәлләргә уйладык һәм Халыкара "Талантлар планетасы" фондының "Без бергә чакта" конкурс-фестивалендә катнашырга булдык һәм... беренче дәрәҗәдәге лауреат исемен яуладык. Ә инде составында икесе дә алты яшьлек Яна Доронина һәм Милана Садыйкова чыгыш ясаган "Твикс" дуэты икенче дәрәҗәдәге дипломга лаек булды.

Алда торган планнарыбыз һәм идеяләребез күп. Минзилә Абдурахманова җитәкчелегендәге "Ютазы йолдызлары" халык бию ансамбле белән иҗади берлек оештырылды. Алар белән уртак "Ангел" вокаль-хореогрфик композициясе ясадык. Мондый композицияләр булдыруны киләчәктә дә күздә тотабыз.

Сүз уңаеннан. "Без бергә чакта" конкурс-фестивале җиңүчеләре арасында шулай ук "Сударушка" рус җыры ансамбле дә (җитәкче Оксана Җәләева, концертмейстер Зөлфирә Кубашева) бар, ул өченче дәрәҗәдәге лауреат булды; 16-19 яшьлекләр категориясендә "Вокал-соло" номинациясендә беренче дәрәҗәдәге дипломант булган Гүзәлия Шәйгоманова (җитәкчесе Әлфия Батршина); 9-12 яшьлекләр категориясендә "Вокал-соло" номинациясендә беренче дәрәҗәдәге дипломант - Камилла Яркова (җитәкчесе Әлфия Батршина); 9-12 яшьлекләр категориясендә "Вокал-соло" номинациясендә беренче дәрәҗәдәге дипломант - Мәликә Синәгулова (җитәкчесе Әлфия Батршина); 5-8 яшьлекләр категориясендә "Вокал-соло" номинациясендә беренче дәрәҗәдәге дипломант - Зәринә Җәләева (җитәкчесе Әлфия Батршина); 9-12 яшьлекләр категориясендә "Гитара-соло" номинациясендә беренче дәрәҗәдәге дипломант - Артур Хөсәенов (җитәкчесе Клара Галиева).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев