Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Рус халкының иҗаты яши!

Район җитәкчелегенең финанс ярдәме белән Россия пенсионерлар берлегенең җирле бүлекчәсе делегациясе инде традиционга әверелгән рус фольклоры бәйрәме - "Каравон"да булды. Ул Лаеш районының Русское Никольское авылында узды.

Бәйрәмдә бөтен Татарстаннан һәм Россиянең 7 төбәгеннән 150дән артык коллектив катнашты. Тантанада Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та булды. Без аны фестивальдә катнашучылар арасында "Каравон" эмблемасы төшерелгән формалы сары бейсболкада һәм шундый ук шарфта күрдек - ул каравонда катнашучылар белән әйлән-бәйлән уйный иде. Аннары ул "Деревенское подворье" һәм "Город мастеров" комплексларында булды, журналистлар белән әңгәмә корды.
Россия пенсионерлары берлегенең җирле бүлекчәсе рәисе Валентина Воробьева җитәкчелегендәге безнең делегация зур сәхнәдә фестивальнең тантаналы ачылуын, шулай ук үз районнарының аутентик җырларын башкарган фольклор коллективлары парадын бик теләп карадылар.
Каравон бәйрәм итү аерым, актуаль яңгыраш ала. Ул авыл кешеләренең күп буыннары тарафыннан телдән телгә тапшырылып, башлангыч чисталыгында сакланган тере рус сүзе уникаль чишмәләренең берсе. Казанлылар һәм республикада яшәүчеләр күңеленә хуш килгән бәйрәмнең өч йөз елдан артык тарихи тамырлары бар. Традицияләрне борынгыдан саклаучыларның исән-сау булулары куанычлы. Бу җырларның сүзләренә дә, көйләренә дә, костюмнарга да кагыла. Халык гореф-гадәтләре даирәсе өзелми, алардан башка халыкның тулы кыйммәтле тормышын күз алдына китереп булмый. Русское Никольское авылында "Каравон" әле XVI гасырдан ук май аендагы изгеләштерүче һәм могҗизалар кылучы Николай Угодник көнендә үткәрелә. Ул 1988 елда, рус халык җырлары бәйрәме төрендә узып, тергезелә. Ә 1993 елдан рус халык җыры фестивале статусын ала. Болар турында үз чыгышында Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев сөйләде.
Фестивальгә традиция буенча бөтен Россиядән рус мәдәниятен, борынгы җыр иҗатын сөючеләр, фольклор коллективлары җыела. Биредә үз эшләрен традицион халык кәсәбәчелеге - челтәр үрүчеләр, керамик эшләнмәләр ясаучылар, агачны уеп рәсем төшерүчеләр, тимерчелек эше осталары тәкъдим итәләр. Күп санлы күргәзмәләрдән күзләр камаша, соклану тавышлары яңгырый. Шул ук вакытта "Каравон" - 2013 елгы Универсиадага спорт мәйданчыгында ярышлар уза. Иҗат коллективлары чыгышы өчен бер зур һәм өч кечкенә сәхнә мәйданчыгы эшли. Шулай ук без катнашкан "Каравон" бәйрәмен аттракционнар, балалар уеннары, сәүдә палаткалары төрләндерде.
Анастасия һәм Захар Заволокин алып барган "Играй, гармонь любимая" тапшыруын төшерү онытылмас тәэссоратлар калдырды. Җанатарлар арасында уч төпләрен кызганмыйча артистларга алкышлаган безнең делегацияне дә күрә алырсыз дип уйлыйм. Барлык чыгышлар тәмамланганнан соң, бәйрәм Яшел аланда дәвам итте, барлык теләүчеләр әйлән-бәйлән уйнау өчен түгәрәккә басты. Ә без, алҗып, әмма күтәренке күңел белән кайтыр юлга кузгалдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев