Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Созвездие-Йолдызлык-2015” XV Ачык республика фестиваленең район туры узды

Күптән түгел район мәдәният йортында җырлау, бию, шигырь уку, сәхнәдә үзләрен дөрес тоту сәләтләрен күрсәткән яшь талантларның чын йолдызлыгын зал кайнар алкышларга күмде.

Фестивальдә катнашучылар концерт программасының беренче минутларыннан ук залны мөлаемлыклары, сөйләм культуралары, купшы костюмнары белән таң калдырды. Болар гына да түгел, әлбәттә. Бу бит эстрада сәнгатенең "Созвездие-Йолдызлык-2015" XV Ачык республика фестиваленең район туры иде. Анда һәркем башта үзен район этабында, аннары, кабул ителгәнчә, зональ этапта таныту, шуннан инде, уңыш елмайса, үзе турында республика дәрәҗәсендә белгертү хокукы өчен ярышты. Быел иҗади конкурс үз тематикасы белән дә аерылып торды: Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылау алдыннан ул Бөек Ватан сугышына багышланды. Ә илебез өчен авыр сынау булган ул елларда чын мәгънәсендә үлемсез җырлар, шигырьләр, фильмнар туган. Районның әлеге төп сәхнәсендә дә яшь сәләтләр башкаруында гади, әмма күп мәгънә сыйдырган җырлар актуаль, ышандыргыч яңгырады. "Темная ночь", "Катюша", "Ах, эти тучи в голубом", "Синий платочек", "Журавли"... Әлеге моңлы җырларга әзерләнгән хореографик пастоновкалар бер нәрсәгә ышандырды: балалар потенциалы чиксез, иң мөһиме - аны ачыкларга һәм ачарга кирәк. Ритмлы биюләр нигезендә шулар ята иде - сугыш турында хәбәр, гашыйк йөрәкләрнең аерылышуы, катнашучылар кулларында - ут һәм яуланган җиңү өчен түгелгән кан символына охшаш әләмнәр. Зал алкышларына динамикалы "солдат" хореографиясе, укучыларның вокаль осталыгы, кечкенә биючеләр дуэты башкаруында вальс, яшь алып баручыларның татарча һәм русча дөрес сөйләме лаек булды... Юк, аерым номерларга акцент ясау - рәхмәтле, шул ук вакытта дөрес гамәл булмас иде. Һәр конкурста катнашучы сәхнәдә "ялкылдап алды", һәм аларның һәрберсе, ә катнашучылар - конкурсның район этабының беренче һәм икенче зонасы (Бәйрәкә, Кече Урыссу, Иске Урыссу, Ютазы, Әбсәләм, Каразирек мәктәпләре, Урыссудагы 3, 2, 4 мәктәпләр, гимназия, балалар музыка мәктәбе һәм балалар иҗаты үзәге) җиңүчеләре иде, "афәрин" сүзен лаеклы ишетте.

ВРЕЗКА. Конкурс нәтиҗәләре буенча, фестивальнең төрле номинацияләрендә җиңүчеләр булып түбәндәгеләр табылды:

- "Вокал-соло", беренче кече төркем - Яна Доронина һәм Әмир Ихсанов ( икесе дә Урыссу балалар музыка мәктәбе (УБММ) тәрбияләнүчеләре); икенче кече төркем - Карина Шакирова, Зарина Җәләева, Мәликә Синәгулова, Ильвина Вәлиева һәм Камилла Яркова (барысы да УБММнан); урта төркем - Алинә Галиуллина, Алинә Солтанова, Алинә Лотфуллина, Ильвина Вәлиева, Алия Шәйгоманова һәм Диана Крутова ( барысы да УБММнан); зурлар төркеме - Илназ Сәетов (Каразирек мәктәбе);

- "Хореграфия", кече төркем - "Сәйлән" хореографик ансамбле.

- "Конферанс", урта төркем - Вадим Томм (Урыссудагы 2 санлы мәктәп), Әдилә Идрисова (Урыссу гимназиясе); зурлар төркеме - Динар Иламов (балалар иҗаты үзәге).

- "Видеоклип" - Айрат Мифтахов (Урыссудагы 2 санлы мәктәп). Алар конкурсның Азнакайда узачак зональ турында катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев