Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Сударушка” янәдән югарылыкта

Әлмәт музыка көллиятендә "Ансамбльләр" номинациясендә "Сандугач сайрар илем" XVI балалар иҗаты фестивале финалы узды.

Быел ТР Көньяк-Көнчыгыш төбәгеннән җыелган 38 коллектив (фестиваль тарихында рекордлы сан!) кырыс жюрины үзенә һәм үз иҗатына "гашыйк" итәргә тырышты. Әйтергә кирәк, агымдагы елда көндәшлек һәм көрәш бик киеренке булды: һәр ансамбль шаккатырырга тырышты һәм җиңүгә йөз тотты. Күпчелек коллективларның тәҗрибәсе бай һәм Татарстанда танылу таптылар. Шундыйлар исемлегендә "Бәхет" һәм "Юлдаш" (Азнакай), "Мирас", "Лель" һәм "Азаль" (Зәй), "Даринки" (Баулы), "Забавушка" һәм "Анданта" (Түбән Кама), "Акварель" һәм "Каприччио" (Алабуга), "Радуга" (Әлмәт), "Тамчылар" (Бөгелмә) һәм башкалар. Җиңүгә юл озакка сузылган хәзерлекләр, җитди шөгыльләр, яңа концерт костюмнары тегү, ата-аналарның хуплавы һәм ярдәме аша узды. Фестивальгә баруда безгә "Рухият" фонды булышты, костюмнар тегүдә Урыссу балалар музыка мәктәбе директоры Варвара Якупова акчалата ярдәм күрсәтте, ә Наталья Коц сокланырлык костюмнар текте. Ата-аналар - Оксана Горожанкина, Гүзәлия Ганина, Татьяна Афзалова, Галия Исаковада зур хуплау таптык.
Һәм, әлбәттә, балаларда уңышлы чыгыш ясау өчен ифрат та зур теләк тууы беренче урын яуларга нигез булды. Концертмейстерлар Татьяна Тарасова һәм Зөлфирә Кубашева озатуында кызларыбызның күңелле, дәртле чыгышы беркемне дә битараф калдырмады. "Яңа гасыр" телекомпаниясе алган әңгәмәдә катнашудан да "Сударушка" әйтеп бетергесез тәэсирләр алды. Шуны өстәп әйтергә кирәк, яңартылган составтагы күпчелек солистлар өчен бу беренче бару һәм беренче җиңү булды, һәм әлеге казанышыбыз киләчәктә үсү өчен яхшы стимул булыр, дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев