Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Тормыш матур уңганнары белән

Җирлектә "Иң уңганнар һәм булганнар безнең авылда яши" исеме астында авыл бәйрәме уздырылачагы турындагы хәбәрне кәрәкәшлелеләр хуплап кына калмадылар, алар, дәррәү кубып, ишек алларын, бакчаларын тәртипкә салдылар, тирә-юньдәге яшеллекне, сафлыкны тагын да арттырырга теләп, агачлар утырттылар.

Авыл бәйрәмен оештыруны башлап йөргән хатын-кызлар советы әгъзалары үз урамнарындагы уңган-булган хуҗа һәм хуҗабикәләрне, алар тудырган матурлыкны сурәтләргә төшереп, презентация ясадылар. Ипи пешерү остасы Фәния апа Әхмәтова, уңдырып чәкчәк төшерүче Зәрия Хәсәнова, күз явын алырлык чигүләре, бәйләмнәре белән һәрбарчабызны таң калдырган Фәһимә апа Галимова, Вәсилә Шәкүрова кебек булдыклы кешеләрнең бары тик безнең авылда гына яшәвенә тагын бер кат инандык. Үз көчләре белән генә түгел, үз куллары белән өй тергезеп, аны бизәп һәм матурлап яшәүче Ранзиннар гаиләсенең йорт-җире иң төзеге булып чыкты. Ә менә авылдашыбыз Ренат Латыйпов ясый торган йорт җиһазлары бик күп махсуслаштырылган фабрикаларга көндәшлек тудыра ала. Сиксәненче дистәсен тутырып килүче Рәис ага Хәмидуллинның арба-чана ясамаган чагы бар микән?! Җирлектәге авыл хуҗалыгы предприятиесе фермасында тәрбияләнүче бозауларны муенчаклар белән дә әлеге тынгы белмәс пенсионерыбыз тәэмин итә.

Һәр эшкә куллары ятып торган Гәрәевлар гаиләсенә хас сәләтләр турында бер генә язмага сыеп бетеп булмас, мөгаен. Алма агачыннан ерак төшми - хак сүзләр. Оста куллы гаилә башлыгы Нәфис улларын Рәмис белән Айнурны да кечкенәдән хезмәт сөяргә өйрәтеп үстерде. Тик ни аяныч, тормышының башында гына торган, уңган-булган Айнурыбызның гомере кыска булды. Ул исән чагында үзе туып-үскән урамына утыртып калдырган наратлар аның якты хәтирәсе булып үсәләр. Су буе таллыгында, авылдашларының мәдәниятле ялын кайгыртып, әлеге егетебез өстәл, утыргычлар да ясап куйган иде... Тирә-ягына ул утырткан шомыртлар, Айнурыбызның тормышын үлемсез итәргә теләгәндәй, язын ап-ак чәчәкләргә күмелә. Рәмис бизәкләп ясаган капка һәм коймалар, әтисе белән бергәләп төзегән беседкалар һәркемдә соклану хисе уята. Йорт хуҗабикәсе бәйләгән киемнәр бик килешле килеп чыга, кызлары Диана исә оригами белән шөгыльләнә.

Авыл бәйрәме сәхнәдә яңгыраган җыр-моң белән дә күңелләргә кереп калды. Бу көнне авыл халкы үз уңганнары белән генә горурланып утырмады, ул яңа талантлар белән дә танышты: мәдәният йорты сәхнәсенә моңарчы тамашачылар каршында бер тапкыр да чыгыш ясамаган авылдашлар күтәрелде.

Без бу бәйрәмебез белән бер-беребезнең хезмәтен күрә, аны хөрмәт итә белү сәләтен тәрбияләргә тырыштык. Бүгенге яшь буында үз якташларына карата игътибарлы булу, алар белән горурланып яшәү теләген тагын да көчәйтүне максат иттек. Халык арасында шушы сыйфатлар яшәгәндә генә тормышыбыз үз асылын югалтмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев