Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Урыссу укучылары өчен бай мәгълүматлы кичә

Бүген район үзәгенең белем бирү учреждениеләрендә белем алучы урта сыйныф укучылары район мәдәния йорты, үзәкләштерелгән китапханә хезмәткәрләре белән бергәләп, Габдулла Тукайның 130 еллыгын билгеләп узды.

Якты дөньяда нибары 27 ел гына яшәп калуына карамастан, балалар өчен генә дә 150 шигырь һәм проза иҗат иткән шагыйрьнең күңел җимешләрен күп санлы гәҗит һәм журналлар зарыгып көтеп тора торган була. Бик яшьли хезмәт юлына баскан Тукай рус, ауропа, көнчыгыш мәдәниятен яхшы белә, берничә телдә сөйләшә. Үзенең әсәрләре аша халык күңелендә яшеренгән хисләрне - мәхәббәт һәм нәфрәтне, шуклык һәм күз яшьләрен, шатлык һәм кайгыны зур нечкәлек һәм осталык белән киң җәмәгатьчелеккә җиткерә алган бөек шагыйрь Габдулла Тукай исемендәге премия зур казанышларга ирешүче сәнгать эшлеклеләренә 1958 елдан башлап бирелә. Язучы тормышыннан башка төрле бик күп кызыклы, шул ук вакытта тетрәндергеч мәгълүматлар җиткергән алып баручыларның чыгышын балалар башкаруындагы шигырьләр һәм җырлар, мәдәният йорты артистлары чыгышлары тагын да тулыландырды. Әмма мәгълүматка бай әлеге кичә, кызганыч, укучыларда гына әлләни кызыксыну уятмады: аларның бер ише үз "кичәсен" оештырды, кесә телефоннарыннан аерыла алмыйча, башка төрле темага мәгълүмат туплаучылар да шактый булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев