Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Урыссуның 2 санлы балалар бакчасында Муса Җәлилгә багышланган бәйрәм узды

Урыссу бистәсенең 2 санлы балалар бакчасында Муса Җәлилгә багышланган бәйрәм уздырылды.

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары бәйрәмгә алдан әзерләнде. Алар Муса Җәлилнең шигырьләре белән таныштылар, шигырьләрне ятладылар, Муса Җәлил сүзләренә язылган җыр өйрәнделәр, рәсемнәр ясадылар, Муса Җәлилнең шигырьләре буенча ясалган рәсемнәреннән күргәзмә тәзүдә, залны бәйрәмгә бизәүдә катнаштылар.

Бәйрәм моңлы татар көенә тантаналы башлап җибәрелде. Балалар Муса Җәлилнең тормыш юлы белән таныштылар, шигырьләрен рус һәм татар телендә сәнгатьле итеп яттан сөйләделәр, татар халык уены "Йөзек салыш"та, Муса Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты буенча төзелгән викторинада көч сынаштылар. Бәйрәмдә тәрбияче Шакирова А.Р. тарафыннан Муса Җәлинең бөтен җир шарына танылган, тоткынлыкта да иленә тугры калган каһарман шагыйрь, Бөек Ватан сугышында катнашучы солдат, Советлар Союзы герое, Ленин премиясе лауриаты булуы турында мәгълүмат бирелде. Балаларның чыгышлары тематикага ярашлы көй һәм мультимедия презентациясе белән сугарылып алып барылды. Балалар Бөек Ватан сугышы, фашист илбасарларының кансызлыгы, илебез солдатлары, илебез халкының батырлыгы турында өстәмә мәгълүмат алдылар. Балаларга илебездә май аенда Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына багышланган бәйрәм тантаналары уздырылачагы, сугышта катнашкан гади солдатлар, бөек геройлар, җиңүне якынайтуда гомерләрен биргән бабаларыбыз турында онытмау кирәклеге турында ассызыкланды.

Бөек җиңүне якынайткан, сугышларда һәлак булган гади солдатлар, көннән-көн азаеп баручы сугыш ветераннары, бөек шагыйрь Муса Җәлил турындагы хәтирәләр яшь буынның күңелендә сакланыр. Хәтер җебе өзелмәсә, алар мәңге яшәр!

Һәйкәл булып баса җиңүчеләр

Һәйкәл булып баса батырлар

Ә батырлар, ике тапкыр үлми

Җирдә алар мәңге балкырлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев