Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Ватан турында җырладылар

Балалар иҗаты үзәгендә ел саен уздырыла торган Бөтенроссия "Мин яратам сине, Россия" патриотик җыр конкурсының район этабы узды.

Конкурс Россия Федерациясе конституциясен кабул итүнең 20 еллыгына багышланды. Анда 30 укучы катнашты. 9-13 яшьлек укучылар арасында "Соло-вокал" номинациясендә беренче урынны Алия Шәйгоманова (Димтамак мәктәбе) яулады, 2 урында Линар Госманов, 3 урын - Эдуарда Марченкода (икесе дә Каразирек мәктәбеннән); 14-17 яшьлек укучылар арасында 1 урын Гүзәлия Шәйгомановага (Ютазы мәктәбе) бирелде, 2 урын - Булат Хөсәеновта (Урыссудагы 3 санлы мәктәп), 3 урынга Ютазы мәктәбеннән Эльвина Шаяпова (Ютазы мәктәбе) лаек булды. Катнашучылары 9-13 яшьлек укучылардан торган вокаль ансамбльләр арасында Әбсәләм мәктәбе җиңде, 2 урынны Каразирек мәктәбе яулады, 3 урын - Урыссудагы 2 санлы мәктәптә; 14-17 яшьлек катнашучылар арасында бер җиңүче - Бәйрәкә мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев