Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Яңа гасырга юл ярган музыка

Агымдагы елның октябрь аенда Бәйрәкә авылы кызы, музыка дөньясында дан һәм шөһрәт яулаган София Гобәйдуллинага 80 яшь тулды.

София ханымның бабасының бабасы Гобәйдулла Бәйрәкә авылында мәдрәсәгә нигез сала. Ул бүген дә тарихи ядкарь булып саналучы дини мәктәпкә үз исемен генә кушып калмый, берничә буынны тоташтыручы нәсел-ыруына да үз фамилиясен бирә. Гасырлардан-гасырга күчеп яңгыраучы Гобәйдуллин фамилиясенең мәртәбәсен бүген София Әсгать кызы дәвам иттерә. Үзенең тирән эчтә-лекле, тыңлаган саен асылына төшенү теләге тудыручы классик көйләре бе-лән дөньяга танылган композитор туган җиреннән бик еракта яши. Германиянең Гамбург шәһәре янындагы зур булмаган авылларның берсендә гомер кичерсә дә, С. Гобәй-дуллина иҗат иткән музыканы безнең төбәктә дә ишетергә мөмкин. Мондый хозурлыкны композиторның юбилеена багышланган тематик кичәне карар өчен район мәдәният йортына җыелган мәктәп укучыларына үзәкләштерелгән китапханә хезмәткәрләре тудырды. Алар туган төбәге тарихы белән кызыксынган, киң танылу тапкан якташлары язмышына битараф булмаган кешегә тирән һәм кызыклы мәгълүмат бирделәр. Композиторның 1969-1970 елларда Мәскәү электрон музыка эксперименталь студиясендә эшләп, 25 фильмга, шул исәптән барыбызга да таныш "Чучело" нәфис фильмына һәм "Маугли" мультфильмына музыка язуын, мөгаен бик сирәк ютазылы беләдер. Оештыручылар яшь тамашачыга София Гобәйдуллинаның музыкаль композициясе белән "Маугли"дан өзек тәкъдим иттеләр. Шул рәвешле, тематик кичә композитор иҗат иткән көйләр, слайдларга бирелгән фотосурәтләр белән тулыландырылды. Тик аның асылын укучыларга җиткерер өчен алып баручыларга тавышларын тагын да күтәреп сөйләргә туры килде, чөнки зал умарта күчен хәтерләт-те. Хуш, классик музыканы аңлау сәләте бөтен кешегә бирелмәсен дә ди, әмма тиздән олы тормыш юлына чыгачак өлкән сыйныф укучылары тирә-юньдәгеләрне хөрмәт итү сәләтенә ия булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X