Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Яңа Каразирек авылы халкы Республика көнен бертуганнардай җылы мохиттә уздырды

Авыл яшьләре "Каеннарда халкым моңы" дип исемләнгән матур концерт белән чыгыш тотты.

Сәхнәдән туган җиргә, туган халкыбызга, дуслыкка, мәхәббәткә багышланган җырлар яңгырады, дәртле биюләр алдагы көннәргә җитәрлек дәрт һәм дәрман өстәде. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре якташыбыз Зөләйха Минһаҗеваның күңел түреннән чыккан шигырьләрен авылдашларыбыз сәнгатьле итеп укып, тагын бер кат буыннар дучлыгын ныгытты, газиз халкыбызга якынайтты.

Таһир Кәримов кулларындагы баянга кушылып Рәмзил Гарифуллин, Фидаил Гәрәев җырлаганда, тамашачы тын калды. Света Измайлова, Эдуардо Марченко, Алсу Бадыкшина башкарган күңелле җырларга кушылып, аякларны тыпырдатып биисе килде. "Ләйсән" төркеме кызлары биегән биюләр авыл халкын тәмам әсир итте. Җиңел хәрәкәтле, күбәләктәй очып-очып биюче Сиринә Шәрәпованың чыгышын тамашачы һәр концертта көтеп ала. Авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев та бәйрәмгә күчтәнәч белән килгән иде. Ул үзенең яраткан "Сарманаен" башкарып, халыкка үз сәламен җиткерде.

Гүзәл табигатьле Яңа Каразирек авылы халкының табигате дә матур. Алар тырыш хезмәт белән үрелгән бик тә җанлыклы тормыш белән яши. Авылдашлар арасында пөхтә һәм булдыклыларны ачыклау һәм Республика көнен бәйрәм иткәндә аларны хөрмәтләү күркәм гадәткә әверелде. Быелгы бәйгедә "Иң чәчәкле ихата" хуҗалары булып Илгизә Арсланова, Гөляз Гафиятова, Асия Вәлиева, Гөлсинә Гобәйдуллина, Гөлсинә Вәлиева, Хәнүзә Фәйзуллина танылды. Алар үстергән чәчәкләр тылсымлы гөлбакчаны хәтерләтә, күзләрне иркәли, җанга сихәт өсти. Бөтен әйберсе тәртип белән урнаштырылган, төзеклек һәм чисталык булдырылган Таһир Кәримов "Иң төзек ихата" номинациясендә җиңеп чыкты. Күп итеп җиләк-җимеш үстереп кенә калмыйча, әлеге нигъмәтләрдән берсеннән-берсе тәмле кайнатмалар, компотлар ясап, авыл халкын да бик теләп чәйгә дәшүче Рәзинә Шәрипова, Галия Шәрипова - "Иң җиләкле бакча" хуҗабикәләре. Фәридә Миннеханова исә "Иң пөхтә хуҗабикә" булып чыкты. Уңганнарны ачыклаучы комиссия ихата тутырып тавык, үрдәк, күркә, каз асраучыларны да онытмады. "Иң күп кош-корт асраучы"лар Нәзирә Насыйрова, Нурзия Исламова, Дамира Гәрәева тырышлыклары лаеклы бәяләнде. Рамил Вәлиев аларның һәрберсенә зур канәгатьлек белән бүләк тапшырды һәм тормыш сөючән яңакаразиреклеләр белән горурлануын белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев