Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Яшь каразиреклеләр мәктәп яны ял лагеренда бик теләп күңел ача

Безнең Каразирек авылы табигатьнең бик матур җиренә урнашкан. Авылыбызның тирә ягы ямь- яшел әрәмәләр, көмеш сулы күлләр белән уратып алынган. Шул матурлыкларны балаларга күрә белергә, сакчыл караш тәрбияләргә мәктәп яны ял лагеренда эшләүче укытучылар белән клуб эшчеләре зур тырышлык куя.

Иртән ял итәргә җыелган балалар быргы, барабан тавышлары астында иртәнге линейкага җыелып бүгенге көнне ничек уздыру планы белән таныша, ә көн ахырында кабат җыелып көнлек эшкә нәтиҗә ясала.

Ә көннәрнең һәрберсе күңелле, шулай булмыйча Дамира Кашапова ул көннәр истәлекле узсын өчен бөтен көчен куя. Бер көнне балык чирттерергә барсалар, икенче көне клубта җыр, бию бәйгесе, төрле кызыклы уеннар, дискотека белән үтә. Авылыбыз кешеләре бик уңган куллы безнең, балалары, оныклары өчен ясалган ял һәм уен җиһазлары ял итүче балалар өчен дә ярады. Карипов Җәүдәт, Динәләрдә балалар шугалакта шуып комлыкта уйнап, таган атынып кайттылар.

Шундый ук матурлыкны Нафиков Рәфис, Гөлчәчәкләр дә ясаган, андагы матурлыкка сокланып туймаслык. Игезәк малайлары Илүс белән Илис бик теләп иптәшләрен әтиләренең эше белән таныштырды. Әниләре Гөлчәчәк бал белән чәй дә эчерде. Имаш күле авылыбызга терәлеп үк тора, анда язын Ык елгасы ярларыннан ташып килеп кушыла, үзе белән балыклар да алып килә, шул балыкларны чирттереп, яр буенда аш пешереп, гөрләтеп ял итүләр әле бик озак онытылмас. Каразирек авылы ике авылдан тора. Бер- берсеннән бик ерак урнашмаган алар. Иске Каразиректән аерылып Яңа Каразирек авылы барлыкка килгән, лагерьдә йөрүчеләр өчен экскурсиягә йөрергә менә дигән урын.

Яңа Каразирек авыл клубында эшләүче Зөлфия Гафиятова балаларга һәрчак шат, ачык йөз белән каршы ала, уйната, ярышлар үткәрә төрле-төрле тәмле әйберләр белән сыйлап озата. Каенлыкта ашаган җиләк тәмнәре әле озак сакланыр. Шундый рәхәт җәй әле дәвам итә, хәзер инде һәркем үзенчә үткәрә, кемдер әти- әниләре белән ял итәргә җылы якларга бара, кемдер авылда ялын дәвам итә. Авылыбыз клубында да балалар өчен чаралар үткәрелеп тора, балалар бакчасында йөрүче балалар да кереп уйнап, биеп чыгалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев