Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Яшь музыкантлар – лауреатлар һәм дипломантлар турында

Алабугада Ә. Бакиров исемендәге 1 санлы музыка мәктәбе базасында 6 апрельдә "Кече шәһәрләр" Республика конкурсы узды. Анда Урыссу балалар музыка мәктәбенең җиде укучысы катнашты.

"Вокал-соло" номинациясендә Надия Имаева I дәрәҗә лауреаты булды, Наталья Федорова - III дәрәҗә лауреаты (җитәкчесе О. Җәләева). Шул ук номинациядә Эльвина Вәлиева дипломга ия булды, Камилла Яркова артистлык өчен диплом алды (укыт. А. Батыршина), Вероника Николаичевага диплом тапшырылды (домра классы, җит. К. Галиева). Катнашкан өчен "Вокал-соло" номинациясендә Алинә Лотфуллина (О. Җәләева), "Халык инструментлары" номинациясендә Рәмис Гарипов (баян классы, җит. Р. Ихсанова) дипломнар белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев