Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Җырлап ачыла күңел

Урыссу бистәсенең - 65, Ютазы авылының 100 еллыгы кысаларында игълан ителгән үзешчәннәр бәйгесе Иске Каразирек авыл җирлегендә зур оешканлык белән үткән.

Бәйрәмчә бизәлгән Яңа Каразирек клубы җыр-моңга һәвәсләрне бик күп җыйды. сәхнәләштерелгән "Аулак өй" күренеше әби-бабайларны яшьлекләренә алып катты. Һәвәскәр җырчылар З. Кәлимова, К. Гарифуллина, Октябрьский музыка көллияте студенты И. Сираев чыгышлары авыл халкында зур канәгатьлек тудырды. Шунысы сөендерә, мондый бәйгеләр халыкны елдан-ел үзенә ныграк җәлеп итә, аның күңеленең тирән почмакларына яшеренгән сәләтләрен тибрәндереп, сәхнәгә тарта, дип билгеләп үтте җирлек башлыгы Г. Котдусова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев