Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Югары музыка сәнгате белән хозурландык

Күптән түгел урыссулыларга һәм бәйрәкәлеләргә "тере" камера музыкасын тыңлап ләззәт алырга мөмкинлек туды.

Районга бары бер көнгә исеме дөньяга танылган ватандашыбыз София Гобәйдуллинаның "Яңа музыка" заманча музыка үзәгенең халыкара конкурста Гран-прига лаек булган камера оркестры килде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Подовалов кунакларны сәламләде һәм алар үзәк директоры Ләлә Гарифуллина белән бүләкләр алмаштылар.
Сәнгать җитәкчесе һәм дирижер, атказанган артист Анна Гулишамбарова җитәкчелегендәге оркестр XX гасыр композиторлары музыкасын башкаручы коллективы статусына ия, әмма үз эченә төрле дәверләр, стильләр һәм юнәлешләр әсәрләрен ала. София Гобәйдуллинаның ата-бабалары ватанында ул татар һәм чит ил композиторларының хәзерге заман һәм классик музыкаль әсәрләрен башкарды. Тыңлаучыларга Нәҗип Җиһанов, Рөстәм Яхин, Салих Сәйдәшев кебек татар композиторлары, француз композиторлары Клод Дебюсси, Шарль Гуно, талантлы яшь композитор, Заманча музыка үзәге каршындагы "Полутон" иҗади һәм социаль технологияләр лабораториясе җитәкчесе Радик Сәлимов әсәрләре тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев