Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Ютазы авылы балалары биергә өйрәнә

Спорт-бал биюләре - һәр баланың сыйныфтан тыш вакытын баету өчен менә дигән вариант.

Әйтик, Ютазы мәктәбенең 1 сыйныф укучылары Ралина Гәрәева һәм Марат Садыйков Юрий Райх җитәкчелегендәге бал биюләренә теләп йөри. Биредә алар үз гәүдәләрен тотарга гына түгел, музыка тыңларга да, аның тактына хәрәкәт итәргә дә өйрәнәләр, менә дигән тормыш мәктәбе узалар. Тормышта үзеңнең йомшаклыгыңны, ялкаулыгыңны җиңәргә һәм лаеклы җиңелергә туры киләчәк, түгәрәк дуслыкка һәм коллективта яшәргә өйрәнергә булыша. Балалар бию түгәрәгенә теләп йөри, район масштабындагы гына түгел, халыкара масштабтагы чыгышларда һәм концертларда да теләп катнаша.

Укучылар төрле бию ярышларына даими бара. Әйтик, ноябрьдә алар Уфада узган спорт биюләре буенча Халыкара турнирда һәм Чаллыда паркетта спорт биюләре буенча Халыкара ярышларда катнашты һәм үз яшь категорияләрендә икенче урыннарны яуладылар. Кечкенә артистларга киләчәктә дә уңышлар телисе кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев