Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Ютазы һәм Баулы районнары арасында дуслык күпере тагы да ныгыды

Узган атнада Әбсәләм авылы халкын Баулы районы үзешчәннәре сәламләп китте. Ут-күршеләребезнең мондый мәдәни визит белән килүе җөмһүриятебездә Мәдәният елы дәвам итүе һәм 30 июль - Халыкара дуслык көне булуы белән бәйле иде.

Халыклар, илләр, мәдәниятләр һәм аерым шәхесләр арасындагы дуслык тынычлык тәэмин итү буенча тырышлыкны тагын да көчәйтү өчен дәрт өстәргә һәм күпьяклы мәдәниятне хөрмәт итүче җәмгыятьләр арасында күпер салырга мөмкинлек тудыра диелгән Халыкара дуслык көне уңаеннан Берләшкән милләтләр оешмасы кабул иткән резолюция документында. Әбсәләмлеләр алдында чыгыш тоткан ике җитәкче - Ютазы муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев та, Баулы муниципаль районы һәм шәһәре башлыгы Альберт Хәбибуллин да әлеге ике район халкының кайчандыр бер исем астында тупланып, бер максат белән эшләүләрен һәм яшәүләрен билгеләп үттеләр. Узган гасырның 90нчы елларында тормышка үтеп кергән үзгәреш җилләре калыпка салынган яшәү шартларын үзгәртергә һәм Ютазы районы халкын янәдән үзенең тарихи исемен кайтарырга мәҗбүр итсә дә, еллар белән туган дуслык җепләрен бу гына таркатый алмый. Бүгенге очрашу ике район арасындагы дуслык күперен тагын да ныгыта гына, диде алар бераваздан.

"Алып килде безне сезгә

Дуслык дигән якты юл...

Алып килдек сезгә сәлам,

Матур җыр, җылы сүзләр,

Исәмесез, якын дуслар!.. - алып баручыларның интонацияле тавышлары астында башланып киткән концерт Баулы төбәге үзешчәннәренең иң уңышлы чыгышларын үзенә сыйдырган иде. "Тальянка" гармунчылар халык ансамбле чыгышы, Фидалия Вәкилова, Шәрипҗан Таһирҗанов, Гөлнара Абдуллина, респупликаның атказанган мәдәният хезмәткәре Саҗидә Әхмәтҗанова башкарган ңырлар тамашачыларны сокландырып кына калмады, аларның өйрәкләренә ут салды, яшәү дәрте уятты. Баулы районы артистларының һәр чыгышы әбсәләмлеләрнең күңеленә хуш килде, кайнар алкышларга күмде.

Икенче көнне шундый ук дустанә визит белән Баулы районының Александровка авылына Ютазы районы үзешчәннәре барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев