Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Ютазы мәктәбе укучысы Алия Низамиева “Кот Казанский” конкурсында икенче урынга лаек булды

Ютазы мәктәбе Россия Федерациясендә Мәдәният елы кысаларында уздырылган "Кот Казанский" Республика ачык конкурсында катнашты.

Бәйге Республика олимпиада үзәге, Казан шәһәренең Мәгариф идарәсе һәм шәһәр балалар экология-биология үзәге тарафыннан оештырылды. Ул гуманитар кыйммәтләр дәвамчанлыгына һәм җәмгыятьнең алга таба үсеше нигезе буларак, мәдәни-тарихи мирасны саклауга юнәлтелде. Сынлы сәнгать укытучысы Гөлназ Гәрәева җитәкчелегендә 9 сыйныф укучысы Алия Низамиева "Кулланма эшләр" номинациясендә икенче урынга лаек булды һәм Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы, шулай ук Казан шәһәре Мәгариф идарәсе дипломнары белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев