Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Ютазы сәхнәседә талантлар балкыды

Камин, шәмнәр, тәбәнәк өстәл, кресло - үтә зиннәтле особнякны хәтерләтүче район мәдәният йорты сәхнәсе "Илһам минем күңелемдә" исемле иҗат кичәсендә катнашучыларны үзенең сихрилеге белән каршы алды.

Мәдәният бүлеге хезмәткәрләре оештырган чарада районның барлык диярлек авыл җирлекләреннән килгән вәкилләр катнашты. Тылсымлы бу кичә кешеләрне тагын да үзара якынайтты, күңелләрдә ниндидер якты өметләр, ниндидер изге тойгылар уятты... Сәхнәдән агылган җырлар, яңгыраган шигырьләр, тамашачылар хозурлыгына тәкъдим ителгән берсеннән-берсе остарак башкарылган кул эшләре - туган җиребезнең талантлары - үзе үк зур байлык. Радио һәм телевизор аша еш яңгырап, үз тыңлаучысын тапкан кайбер җырларның сүзләрен безнең якташыбыз - Димтамак авыл җирлеге башлыгы Марс Ямалиев иҗат иткән дип кем уйлаган?! Ул үзенең шигырен укып, тыңлаучыларның күңелен әсир итсә, башкалабыз Казаннан әлеге кичә өчен махсус кайткан Булат Дәүләтов, аның шигырь юлларына язылган җыр башкарып, тамашачыларның мәхәббәтен яулады. Сәхнәдә Валентина Новикова, Вәсилә Вәлиева, Фәрит Ханнанов, Лидия Ковалева, Галина Еськина үз шигырьләрен укыдылар, Галина Анатольевна өстәвенә рәссам дә икән әле. Әбсәләмнән Наҗия Кубашева, Бәйрәкәтамактан Фәйрүзә Мортазина, Кәрәкәшледән Гөлүсә Саранова һәм Рәсимә Фәррахова яңгыраткан шигъри юллар күңел түренә үк яшерелгән хис кылларына кагылды. Урыссулы Любовь Макарованың кечкенә ыргак белән бәйләнгән эшләнмәләренең зәвыклыгы күз явын алырлык иде. Аның әлеге кичәгә үз укучысы әбсәләмлеле Венера Фәләхова белән килүе дә игътибарга лаек вакыйга булды. Димәк, табигать белән салынган якташларыбызның таланты югалмаячак, ул буыннан-буыннарга тапшырыла. Район кысаларында гына түгел, аның чикләрендә дә дан казанган рәссамнәребез Анатолий Лазарчук, Камил Ибраһимов, рәссам-дизайнер Динислам Ибраһимов төшергән сурәтләр - тирә-юньне нурга күмүче бер тылсым дөньясы.

Үзешчән композитор, җырлар авторы Кече Урыссу авылы мәдәният йорты директоры Рәиф Хәмидуллин, Яссытугайдан мәдәният хезмәткәре Сәлимә Йосыпова, кул остасы, иҗат белән сугарылган күңел ияләре Зөһрә Вәлиева, Фирдәүс Ногманова, Рәсимә Әхмәтова, Ильвира Исламова, Рәфис Низаметдинов, Рәкия Морасова, Рәзимә Кашапова, Фирдәүс Мортазин, "Фантазия" мода театры җитәкчесе Ольга Доронина, шагыйрьләр, искитмәле моң ияләре Геннадий Чернокозов, Николай Гребенюк һәм башкалар бу кичтә якты йолдыз булып балкыдылар, үзләренең эчкерсез талантлары белән җаннарны җылыттылар. Йоздыз булып туган кеше бар җиһанны нурга күмә... - сәхнәдән яңгыраган бу шигырь юлларында кем генә хаклык юк дия алыр икән?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев