Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Ютазы йолдызчыклары – “Яңа гасыр” каналында

"Ютазы йолдызлары" халык бию ансамбле узган атнада республиканың "Татарстан - Яңа гасыр" телеканалында үзенең иң яхшы биюләре белән чыгыш тотып кайтты.

Дүшәмбе көнне иртәнге сәгать белән комфортлы автобуста 40 бала юлга кузгала. Ерак араларны узып килгән кызларны һәм малайларны яңагасырлылар ачык йөз, тәмле сүз белән каршы ала. Безнең район йолдызчыклары республиканың үзәк телеканалында районнарда эшләп килүче хореографик төркемнәрне күрсәтү, аларның сәләтен тамашачыга җиткерү максатында уйлап табылган өр-яңа проект геройлары була - алар Ютазы районы тарихын, аның батыр кешеләрен, матур табигатен үз биюләре аша җиткерде. Бу көнне "Ютазы йолдызлары" ансамбле сигез бию белән чыгыш ясый.

- Гел башка төрле мохит, икенче кешеләр, киеренкелек - әлбәттә, телетапшыруда төшү балаларга җиңел бирелмәде. Кайбер биюләрдә өч-дүрт дубль ясарга туры килде. Әмма Ютазы йолдызчыклары үзләренең бию сәнгатенә гашыйк булуын тагын бер кат раслады - алар өч сәгатьтән артык барган тапшыру төшерү вакытында үз-үзләрен кулда тота белде, һәр биюне күңел җылысын салып башкарды, - дип хәбәр итте ансамбль җитәкчесе Минзилә Абдурахманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев