Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Ютазылылар яңадан заман музыкасы белән очрашты

Агымдагы елда икенче тапкыр безнең районга композитор София Гобәйдуллинаның "Яңа музыка" заман музыкасы үзәге камералы оркестры килде.

Сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижер,Татарстан Республикасының атказанган артисты Анна Гулишамбарова җитәкчелегендәге оркестр югары сәнгатьне бәяләүчеләр өчен илебез һәм чит ил композиторлары Салих Сәйдәшев, Нәҗип Җиһанов, Рөстәм Яхин, Александр Алябьев, Джакомо Пуччини, Поль Мориа һәм башка танылган композиторлар әсәрләрен башкарды. Программага Татарстан Республикасының халык артистлары Резедә Галимова һәм Руслан Баһадур башкаруында сюиталар, вальслар, арияләр, неаполитан җырлары кертелгән иде. Концерт тәмамлангач, район башлыгы Рөстәм Нуриев барлык җыелучыларны Татарстан Республикасы көне белән котлады һәм безнең районга чакыруны тагын бер тапкыр кабул иткән өчен коллективка рәхмәт белдерде. Ул шулай ук районыбызда София Гобәйдуллинаның тамырлары очраклы гына түгеллеген һәм классик музыка - югары омтылышлар музыкасы район халкына ят булмавын билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X