Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Безнең рәссамнәр күргәзмәдә

Узган ялларда Уфа шәһәре фәннәр академиясенең күргәзмәләр залында безнең район вәкилләре катнашында күргәзмә булды.

Россиянең рәссамнәр берлеге әгъзалары А. Лазарчук һәм К. Ибраһимов ике елга бер тапкыр үткәрелә торган союз әгъзаларының отчет күргәзмәсендә катнаштылар. Һәр рәссамнән берәр эш сайлап алынды. Рәссамнәр сүзләре буенча, күргәзмә бик кызык булган. Моннан тыш, бу коллегалар белән аралашу өчен яхшы мөмкинлек. Сүз уңаенда, тиздән безнең районда да кызыклы күргәзмә булыр дип көтелә. Февраль аенда 60 яшьлек юбилеен бәйрәм итәчәк К. Ибраһимов ютазылылар өчен үз эшләренең күргәзмәсен хәзерли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X