Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Белем артык булмый

Урыссу гимназиясе базасында район мәгариф хезмәткәрләре өчен семинар-практика узды.

Чара эшендә педагогик фәннәр кандидаты, мәгариф хезмәткәрләрен һөнәри яктан яңадан хәзерләү һәм квалификацияләрен күтәрү буенча Идел буе өлкәара үзәк доценты О. Волкова катнашты. Өйрәтү курсы барышында Ольга Валерьевна башлангыч сыйныф, рус теле һәм әдәбияты укытучылары, мәктәп методик берләшмә җитәкчеләре игътибарын билгеле булган хаталарга, уку процессында проблема булучан темаларга җәлеп итте, методик пособиеләр калдырды. Башка районнарның тәҗрибәләреннән чыгып, ул эштәге кайбер җитешсезлекләрне булдырмау юлларын аңлатты. Эффектлы технологияләргә, балаларны дәүләт имтиханнарына сыйфатлы хәзерләү ысулларына багышланган чыгышы белән кунак җыелучыларда зур җанлылык тудырды. Семинарда катнашучылар якын көннәрдә квалификация күтәрү сертификатлары алачаклар. Шуны искәртергә кирәк, Волкова рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы чорында район имтихан комиссиясе рәисе булган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X