Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Дингә якынаю өчен

Кичә мәктәп директорлары һәм авыл җирлекләре башлыклары белән узган киңәшмәдә студентларга дини белем алу мөһимлеге турында сүз барды.

Киңәшмә мәгариф бүлеге начальнигы С. Абрамов рәислегендә үтте. Җыелучылар алдында Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин, мәктәп укучыларын дин юлына юнәлтергә һәм аларны махсуслаштырылган вузларда белем алырга җибәрергә чакырып, чыгыш ясады. Кунаклар сыйфатында Россия ислам университеты вәкилләре чакырылган иде. Алар вузның мөмкинлекләре, аның казанышлары, укырга керү һәм белем алу шартлары турында сөйләделәр. Аларның сүзләре буенча РИУда дин гыйлеме генә түгел, дөньяви фәннәр дә укытыла, бу чыгарылышчыларга һәр җирдә диярлек эш табу мөмкинлеге бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев