Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Акбаш авыл китапханәсендә "Әйдәгез, танышабыз!" чарасы уздырганнар

10 нчы сентябрьдә беренче сыйныф укучыларын китапханәче Камаева Гөлнар Рәшит кызы авыл китапханәсенә кунакка чакырды. "Әйдәгез танышабыз!" исемле чара күңелле узды. "Балалар өчен" китаплар бүлеге укучыларны кызыктырды. Алар балалар басмалары белән танышты. Таныш әкиятләрнең эчтәлеген сөйләделәр. "Урманда кемнәр яши?" исемле китап укыдылар. "Ак песи" әкияте укучыларны мәрхәмәтле булырга өйрәтте. Төбәк...

10 нчы сентябрьдә беренче сыйныф укучыларын китапханәче Камаева Гөлнар Рәшит кызы авыл китапханәсенә кунакка чакырды. "Әйдәгез танышабыз!" исемле чара күңелле узды.



"Балалар өчен" китаплар бүлеге укучыларны кызыктырды. Алар балалар басмалары белән танышты. Таныш әкиятләрнең эчтәлеген сөйләделәр. "Урманда кемнәр яши?" исемле китап укыдылар. "Ак песи" әкияте укучыларны мәрхәмәтле булырга өйрәтте. Төбәк шагыйре Газиз Мәхмүтовның "Бармаклар" шигыре буенча иҗади эш башкардылар. Укучылар китапханәнең даими кунаклары булырга сүз бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев