Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Акбашлылар “Язгы ташу” бәйрәменә җыелды

Акбаш мәдәният йортыннан ерак түгел генә ага торган инеш буенда күптән түгел "Язгы ташу" бәйрәме узды.

Инешебез, элеке еллардагы кебек, бозлары актарылып, ташып тормаса да, бәйрәме бик күңелле, үзенчәлекле булды. Без, авыл халкы, инеш буена кичке сәгать җидегә җыела башладык. Ә анда учак яна. Мәдәният йорты җитәкчесе Резидә Газизуллина һәм сәнгаь җитәкчесе Зөлфия Миңнеханова бәрәңге күмәргә, самавыр куярга җыена иде. Алар килгән һәрбер кешене ачык йөз, тәмле сүз, җыр-моң белән каршы алды, учак янына дәште. Учак җылылысы безнең күңелләргә дә күчте. Без, өлкән яшьтәге кешеләр өчен, бу учак янындагы кич икеләтә якын, кадерле иде шул... Балачагыбызга, яшьлегебезгә кайткандай булдык. Яшел чирәм чыгу белән су буйларында җырлы-биюле уеннар уйнап, гармун моңнарын тыңлап үскән буын бит без... Үткәннәргә кайткандай булдык. Рәхмәт сезгә, кызлар!

Бәйрәмдә төрле уеннар уйналды. Йөзек салышлы уенын аеруча үз иттек. Электән таныш булгангадыр инде. Наил Хөснетдинов уйнаган баян моңы бәйрәмгә генә түгел, кичке йокыга талган авылга да яшәү яме өстәп, еракларга китеп таралды. Учак янында беребез дә җырламый кала алмады, күңелләрдән язгы ташудай моң агылды. Без шулай күңел ачкан арада, учакта бәрәңге пешеп җитте, самавыр безгә кушылып җырлап җибәрде.

Олыбыз һәм кечебез өстәл янына җыелып, пешә-пешә, ләззәтләнеп, күмгән бәрәңге ашадык. Ә аның тәмлелеге әйтеп бетергесез... Озын көен сузган самавыр хуш исле чәе белән сыйлады. Төнге учак сүнде... Тик мәдәният йортыбыздагы учак сүнмәсен, әледән -әле безне үзенә тартып, элеккечә берсеннән-берсе матур чаралар булып торсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X