Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Әбсәләм мәдәният йортында яңа ансамбль

Барыгызның да исендәдер, әле август аенда гына Әбсәләм авылында Республика "Авыл клубы" программасы нигезендә яңа мәдәният йорты ачылган иде. Район башлыгы Рөстәм Нуриев, клубның киләчәктә гөрләп торуын, анда яшьләр генә түгел, ә өлкәннәр дә килеп ял итсен, дип теләкләрен җиткергән иде.

Менә аның сүзләре Ходыйның амин дигән чагына туры килгән. Мәдәният йортында беренче кичә узды. Залда алма төшәрлек тә урын юк иде. "Безнең яшьлек" дип аталган "Замандашлар" фольклор ансамбле куйган әлеге кичә һәркемнең күңеленә хуш килде. Ансамбльне Әбсәләм авылы мәдәният йортының элеккеге директоры Наҗия Кубашева оештырган. Каян, ничек бу уй башыгызга килде, дигәч:

- Китапханәче Гөлназ Кубашева минем кызым. Ул бергәләшеп

яңа клубта бәйрәм оештырыйк әле әни, дигәч, мин каршы килмәдем. Үземнең замандашларымны җыеп фольклор ансамбль оештырдым. Бүгенге көндә ансамблебезгә 12 кеше йөри.

Кичәбез өч өлештән торачак. Бу башта кичке концерт, аннары концерттан соң "вечер сугу" (элеккеге заманнарда яшьләр дискотеканы шулай атаганнар), һәм өченче өлеше аулак өйгә таралышу. "Әлеге кичәне без яшьлегебез ничек үткән, шулай куярга тырыштык. Шушы яңа мәдәният учагын сүндермичә, яшьләргә үрнәк күрсәтеп сакларга иде", диде Наҗия апа Кубашева.

Ансамбльдә катнашучылар арасында район халкына таныш булган шәхесләр дә бар. Аларның күбесе инде лаеклы ялда, әмма шуңа да кармастан матур һәр кич репетицияләргә чыгып концертка күңелебезне биреп әзерләндек, диләр. Яшь буынга элеккеге гореф-гадәтләрне күрсәттеләр, такмак әйтешү дисеңме, хәтта күктән йолдыз да чутладылар.

Әбсәләм авылы җирлеге башлыгы Резида Ибраһимова авылдашларына киләчәктә дә уңышлар теләде, ансамбль таркалмас һәм авылда гына түгел, ә район, республика сәхнәләренә дә күтәрелергә язсын, дип теләкләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X