Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Гитара кылларыннан моң агылды

Район мәдәният йортында гитарачылар бәйгесенең район фестивале үтте.

Оештыручыларның сүзләренә караганда, мондый бәйге районда беренче тапкыр уздырыла. Жюри әгъзалары башкаручыларны дүрт номинация: ялгыз башкару, үз аккомпанементына кушылып җырлау, ансамбль белән җырлау, вокал башкару белән аккомпанемент буенча бәяләделәр.
"Ялгыз башкару" номинациясендә кече төркемдә беренче урынны Артем Прохоров яулады, икенче урынга Артур Хөсәенов чыкты, өченче урында - Данил Батыргалиев. "Үз аккомпанементына кушылып җырлау" номинациясендә Эдгард Әпсәләмов иң яхшысы дип табылды, икенче урында - Кәрәм Вәлиуллин, өченче урында - Илназ Фәрукшин. "Ансамбль белән җырлау" номинациясендә "Мелодия" триосы солистлары фестивальдә катнашкан өчен дипломга ия булдылар.
"Ялгыз башкару" номинациясендә урта төркемдә беренче урынны жюри Илья Лексинга бирде, икенче урында - Ләйсән Хөснетдинова, өченче урында - Анна Мушегян. "Ансамбль белән җырлау" номинациясендә Иван Яшин һәм Булат Хөсәенов чыгышлары беренче урынга лаек дип табылды, икенче урында - Ләйсән Хөснетдинова һәм Артем Прохоров дуэты. "Вокал башкару белән аккомпанемент" номинациясендә беренче һәм өченче урыннар бирелмәде. Икенче урынга Марат Гарафиев һәм Рамил Шәйхетдинов ия булдылар. Үзләре уйнап җырлаган егетләрнең талантына мөккибән киткән жюри әгъзаларының ике беренче һәм ике икенче урын бирмичә чаралары калмады. Шулай итеп, әлеге номинациядә иң яхшылары булып Динар Иламов һәм Рамил Шәйхетдинов танылдылар. Икенче урынга Диләрә Шафигуллина һәм Илһам Мөрәсов лаек булды. Призерлар өчлеген Данияр Әпсәләмов йомгаклады. Моннан тыш, Илшат Михайлов фестивальдә катнашкан өчен диплом белән билгеләнде.
"Ансамбль белән җырлау" номинациясендә өлкән группада беренче урынга, берсүзсез, "Электросоединитель" заводының вокаль-инструменталь ансамбле лаек булды. Әлеге сәхнәдә аларга көндәшләр табылмады. "Үз аккомпанементына кушылып җырлау" номинациясендә жюри янәдән икенче урынны гына тапшырды һәм аңа Раушан Нәфыйков ия булды. Гөлнара Нуриева фестивальдә катнашкан өчен диплом белән билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев