Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Иске Каразирек авылында бәйрәмнәр

Иске Каразирек авылында Өлкәннәр көне, һәрвакыттагыча, зурлап уза.

Авылның төрле ягыннан өсләренә матур күлмәкләрен киеп, башларына ак яулыкларын ябынып, кулларына күчтәнәчләрен кыстырган өлкәннәребез мәдәният йортына җыйнала. Без бу чараны, яшь буынны җәлеп итеп, олы кешегә карата аларда хөрмәт хисе тәрбияләү максатыннан да чыгып оештырабыз. Мәктәп укучыларының тәбрикләве күңелләргә аеруча якын, чөнки аларның күбесе үзебезнең өлкәннәребезнең оныклары. Кичәдә бу юлы укытучылары Люция Касыймова белән 2 сыйныф укучылары матур эчтәлекле чыгыш ясады, Әлфинә Гарипова җитәкчелегендә урта буын укучылары да күңелле концерт күрсәтте.

Үзебезнең мәдәният йортында күп еллар эшләп, лаеклы ялга чыккан Маһира апа Галиеваны да Халыкара өлкәннәр көне белән котлап кайттык. Өстәвенә, аның шушы көннәрдә туган көне дә әле. Өлкән яшьтәге хезмәттәшебез без килгәнгә бик сөенде, чәй табыны артында көлешә-көлешә балалары, онык һәм оныкчыклары турында әңгәмә корып утырдык. Киләсе елда, Аллаһы бирсә, Маһира апага 85 яшь тулачак. Димәк, безне әле алда тагын да матуррак очрашулар көтә.

Мәдәният йорты эшен мәктәп коллективыннан башка күз алдына китереп булмый. Бу көнне без укытучыларны да һөнәри бәйрәмнәре белән котларга җитештек. Сәнгать җитәкчебез Ильмира Сираеваның җырлавын укытучылар да, укучылар да көчле алкышлар белән зурлады. Матур теләкләребезне теләп, бергә-бергә эшләргә язсын дигән теләктә кайттык, дип хәбәр иткән мәдәният йорты директоры Мәккә Хаҗиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев