Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Иске Каразирек мәдәният йортында районның 25-еллыгы уңаеннан бәйрәм чарасы узган

Иске Каразирек авылы мәдәният йорты каршында Ютазы районың 25-еллыгына багышланган «Мин Туган җирем турында рәсем төшерәм» темасына балалар өчен асфальтта рәсем ясау конкурсы узды.

Бәйрәмне районыбызның оешу, авылыбыз тарихы белэн таныштырудан башладык. Татар халкының моңлы көйлэрен тыңлап, җырлап - биеп узды бәйрәм. Бәйрәмгэ чакырылган «Аккош» балалар бакчасы балаларына да бәйрэм бик ошады, түгәрәккә басып татар биюлэрен биеп , асфальтта ясалган рәсемнәрне күзәтеп утырдылар алар. Рәсем ясаучылар да бик осталар булып чыкты, җылылык чыганагы кояш, табигать күренешләре, милли бизәкләрне төсле- төсле акшарлар белән ясап районга 25 ел дип язылган язулар төшерелде. Кунакка кайткан балалар да читтә калмады, үзләренең шогыльләрен күрсәтеп бик матур җырлар башкардылар. Бәйрәм соңында тәмле конфетлар, лимонад белән сыйланып, төрле уеннар уйнап таралыштык, алдагы көннәрдә табигать кочагына чыгарга да сүз куештык.

Иске Каразирек авылы мәдәният йорты мөдире Мәккә Хаҗиева хәбәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев