Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Көрәш-Бүләк авылында сабан туе гөрләп узды

Кичә кич Көрәш-Бүләк авылының нәкъ уртасында урнашкан мәйданда халкыбызның милли бәйрәме Сабан туе гөрләде. Авылның олысы-кечесе, яше-карты билгеләнгән вакытка мәйданга бәйрәм итәргә җыелды.

Авылдашларын Бәйрәкә-Тамак авылы җирлеге башлыгы Зөлфия Әгълиева тәбрикләде. Илләребезнең-көннәребезнең имин, тыныч булуын теләде. Барысын да Сабантуй белән котлап, 70,75,80,85,90 яшьләрен тутырган авылдашларга бүләкләр өләште. Аннары уеннар старт алды. Мәйданның бер башында гер күтәрсәләр, икенче башында чүлмәк ваттылар. Башта балалар, аннары өлкәннәр йөгерде, ә районнан килгән артистларыбыз Әлфия Батршина, Зилә Кәримова, Ильвина Вәлиева, Николай Гребенюк үзләренең иң матур, дәртле җырларын бүләк иттеләр. Авылдашларына үзләренең иң матур җырларын бүләк иткән Октябрьский шәһәреннән кайткан ирле-хатынлы Рәмзия һәм Фәһим Чанышевлар да җикерделәр. Алар башкарган сабантуй бүләге Көрәш-Бүләк авылы халкына һичшиксез бәйрәм сәламе булып яңгырады.

- Авылны һәрчак сагынып кайтабыз. Киләчәктә авылдашларыбыз исән-имин булып, тигез гаиләләрдә, озын гомер кичерсеннәр. Менә шулай олысын-кечесен очраштыра торган бәйрәм бит Сабантуй, - дип Көрәш-Бүләк авылы халкына үзләренең йөрәк түреннән чыккан теләкләрен җиткерделәр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев