Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Лаеклы җиңүләр һәм бүләкләр

Мәдәният елы башы район вокалчыларының иҗади күтәрелеше белән билгеләнде. Үзләренең конкурстагы уңышлары турында безгә вокаль коллективлар җитәкчеләре хәбәр итте.

Сандугач сайрар илем бәйгесендә җиңүләр

Гыйнварның соңгы көннәрендә Бөгелмә шәһәренең "Сосновка" сәламәтләндерү лагеренда "Сандугач сайрар илем" балалар иҗаты XVII региональ фестиваленең финаль туры узды, дип хәбәр итә Урыссу балалар музыка мәктәбе укытучысы Оксана Җәләева. Татарстан Көньяк-көнчыгышының 18 районыннан сиксәннән артык катнашучы салкыннардан куркып тормыйча, "Вокал. Аерым башкару" номинациясендә иң яхшылар исемен алуга ярышта катнаштылар. Фестивальне оештыручылар һәм Зилә Сөнгатуллина рәислегендәге һөнәри жюри билгеләп үтүенчә, катнашучылар елдан-ел остара бара. Иң яхшылар исәбендә Урыссу балалар музыка мәктәбе тәрбияләнүчеләренең исемнәре әйтелгән. Камилла Яркова (җит. Әлфия Батыршина) үз яшьтәшләре төркемендә III дәрәҗәдәге лауреат булган. Бу аның беренче зур җиңүе! Алия Хәсәншина (җит. Оксана Җәләева) II дәрәҗәдәге лауреат дипломы белән бүләкләнгән. Надия Имаева көтелгән беренче урынга лаек булган. Шулай ук "Рухият" рухи яңарыш фондының рәхмәт хаты белән I дәрәҗәдәге лауреатны югары дәрәҗәдә әзерләгәне өчен Оксана үзе - җиңүченең педагогы бүләкләнгән.

"Безне батырлыкларга Катюша рухландырды"

Февраль башында Урыссу балалар музыка мәктәбенең тәрбияләнүчеләре һәм педагоглары "Безне батырлыкларга Катюша рухландырды" дип аталган Республика конкурсында катнашкан. Ул Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге тарафыннан оештырылган. Чара Әлмәт шәһәрендә узган. Традицион рәвештә әлеге конкурс рус музыкаль мәдәниятен пропагандалауга һәм тергезүгә юнәлтелгән.

Безнең районны конкурста "Пробуждение" рус җыры ансамбле һәм җырчы Надия Имаева тәкъдим итте. Алар төрле яктан югары бәяләнгән. Апрельдә Казанда узачак финалга үтүчеләрнең нәтиҗәләре соңрак игълан ителәчәк, дип хәбәр итте коллектив җитәкчесе. Финалчылар һичшиксез республика башкаласына барырлар дип өметләнәбез.

"Роза ветров-2014"

Урыссу балалар музыка мәктәбе укытучысы Ирина Иванаевская хәбәр итүенчә, Бөгелмәдә балалар һәм яшүсмерләр иҗатының "Роза ветров-2014" Халыкара конкурсы (үзешчән һәм һөнәри) узды. "Арт-Фестиваль - "Роза ветров" Балалар хәйрия фондын оештыручылар үзләренең VII Бөтенроссия конкурсына сайлап алу турын "Мәскәү- Бөгелмә - Транзит" дип атады. "Талантлы яшьләргә дәүләт ярдәме" һәм "Россия мәдәнияте (2012-2018 еллар)" Федераль максатлы программасы юнәлеше буенча "Мәгариф" өстенлекле илкүләм проекты кысаларында узган конкурсның XX юбилей сезонына 19 яшькә кадәр балалар һәм яшьләр иҗат коллективларының төрле номинациядә чыгыш ясаучы башкаручы-музыкантлары, биючеләре һәм вокалчылары чакырылды. Әлеге конкурста Урыссу балалар музыка мәктәбенең өч тәрбияләнүчесе, Ильяс Галимуллин, Марк Сачков (укыт. Ирина Иванаевская) һәм Аделя Якупова (укыт. Ольга Хөсәенова) катнаштылар. Алар өчен биниһая зур масштабтагы конкурс гамәле беренче җитди сынау булды. Үз яшь төркемнәрендә тыштан тыныч, үзләренә һәм уйнауларына ышанган безнең тәрбияләнүчеләр дипломантлар һәм III дәрәҗәдәге лауреатлар булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев