Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Подгорный бистәсеннән Илдар Әхтәмов "Безнең заман" телевизион фестиваленә барачак

Әлмәттә узган эшләүче яшьләр иҗатының "Наше время - Безнең заман" республика телевизион фестивалендә безнең район дәрәҗәсен урыссулы Регина Галләмова һәм Подгорный бистәсеннән Илдар Әхтәмов яклады.

Әлмәттәге "Нефтьче" мәдәният сараенда узган фестивальнең зональ этабы Татарстанның тугыз районыннан иҗади эшче яшьләрне кабул итте. Республиканың 45 предприятиесеннән һәм оешмасыннан артистлык сәләте булган яшьләр республиканың халык артисты Резедә Галимова рәислегендәге жюри әгъзалары каршында үз осталыкларын күрсәтте. Безнең җирле яшьләр эшләре бүлеге исеменнән чыгыш ясаган бәйгедә катнашучылар Регина һәм Илдар җырда аерылып торды. Шул ук вакытта подгорныйлы егетебез тамашачыларның кайнар алкышларына лаек булып кына калмады, "Аерым җыр башкару" номинациясендә призлы икенче урынны да яулады. Ә бу, үзенчәлекле Подгорный егете Казанга йомгаклау гала-концертына барачак, дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев