Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Районда Әниләр бәйрәменә күп чаралар уздырылды

Каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең әлеге исем астында язылган шигыре күрәзәчелек белән сугарылган кебек. Илле елдан артык вакыт узгач, аналарны хөрмәтләү көне безнең илдә уртак бәйрәм буларак билгеләнеп үтә башлады.

Россиядә Әниләр көнен бәйрәм итү 1998 елда Президент Борис Ельцин бу турыда указга кул куйгач башлана. Менә инде уналтынчы ел ноябрьнең соңгы көннәрендә хатын-кыз аналар үз адресларына котлаулар һәм җылы теләкләр кабул иттеләр. Аналар хөрмәтенә безнең районда күп чаралар уздырыла. Быел район мәдәният йортында оештырылган бәйрәм концерты тамашачылар белән тулы зал җыйды. Мәдәният бүлеге артистлары, музыка мәктәбе укучылары, барлык район чараларында алыштыргысыз катнашучы - "Ютазы йолдызлары" халык бию ансамбле, төрле оешмалардан җырчылар, иҗат коллективлары залда утырган аналарга җыр һәм биюләре аша мәхәббәтләрен һәм рәхмәтләрен җиткерделәр.

Балалар иҗаты үзәге тәрбияләнүчеләре үз әниләре һәм әбиләре өчен "Мәрхәмәтле ягымлы әнием" дип аталган бәйрәм оештырганнар. Укучылар сөеклеләренә шигырьләр сөйләгәннәр, җырлар башкарганнар, биегәннәр. Чарага әзерләнүдә Балалар район думасы депутатлары зур ярдәм күрсәткән. Алар кызыклы уеннар һәм бәйгеләр уздырганнар.

Урыссудагы 2 санлы балалар бакчасы нәниләре сөекле әбиләрен һәм әниләрен музыкаль иртәдә котлаганнар, кадерлеләренә багышлаган җырлар, шигырьләр башкарганнар, бергәләп биегәннәр. Үзләренең сәләтләрен әти-әниләр дә күрсәткән.

Урыссудагы 4 санлы мәктәптә укытучылар Юлия Габбасова һәм Зөһрә Куртбариева 2-3 сыйныф укучылары белән чара оештырганнар. Аларга залда игелеклелек һәм яхшы кәеф мохитын тудырырга мөмкин булган. Җырлардан һәм биюләрдән тыш, музыкаль видеофильм һәм гаилә альбомнарыннан торган призентация тәкъдим ителгән. Әниләр үз балаларының чыгышларын сокланып һәм шатланып караган. Әниләр өчен видеороликта күрсәтелгән җылы рәхмәт сүзләре, ярату хисен аңлатулар көтелмәгән сюрприз булган. Бәйрәмнең тантаналы өлешеннән соң, чәй өстәле әзерләнгән. Әниләр рухи күтәренкелек һәм куаныч белән өйләренә таралышкан. Чөнки чара чынлап та якты һәм онытылмаслык булган.

Ә Иске Каразирек мәдәният йортында "Рәхмәт сезгә, газиз әнкәйләр!" дип исемләнгән концерт узган. Анда үзешчән артистлар һәм мәктәп коллективы катнашкан. Концерт программасына аерым җылылыкны репертуарны гына төзеп калмыйча, костюмнар да әзерләгән укытучылар өстәгән. Җирлек башлыгы Рамил Вәлиев барлык Каразирек авылы хатын-кызларын бәйрәм белән котлаган, бу җәһәттән аерым хөрмәткә күп балалы аналар лаек булган. Алар җирлек башлыгыннан тәбрикләүләр генә түгел, истәлекле бүләкләр дә кабул итеп алган. Котлаулар белән Рамил Вәлиев Яңа Каразирек авылы клубында да булган, анда "Киленем миңа кызым кебек" дип исемләнгән бәйге-тамаша узган. Конкурсның күпне вәгъдә иткән исеме үзен аклаган, ул бихисап тамашачылар җыйган. Җыелучыларга үзләренең осталыкларын каенаналар Рәсимә һәм Фаягөл, киленнәр Алия һәм Әлфия, кызлары һәм оныклары Гүзәлия һәм Резедәдән торган Вәлиевлар һәм Рәкыйповлар гаиләләре күрсәткәннәр. Әлеге авылда яшәүче Зөлфия Гафиятова шәхсән үз исеменнән һәркемгә бүләк әзерләгән, ә бәйгедә катнашучылар үз көчләре белән ярминкә оештырганнар, аннан алынган табышны балаларга Яңа ел бәйрәмен уздыру өчен тапшырганнар. Милли биюләр белән барысын да Сиринә Шәрәпова куандырган. Тамашага чараны карарга килүчеләр дә җәлеп ителгән. Алар табышмакларга җаваплар тапканнар, җырлар башкарганнар һәм бүләкләр кабул итеп алганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев