Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Урыссу балалар сәнгать мәктәбе педагогы Камил Ибраһимовның картиналарында композитор рухы

Урыссу балалар сәнгать мәктәбе педагогы Камил Ибраһимов бүген күңелле дә, шул ук вакытта дулкынландыргыч та мәшәкатьләр белән яши - рәссам атаклы композитор, якташыбыз София Гобәйдуллинаның юбилее уңаеннан оештырылачак сәнгать эшләре күргәзмәсендә катнашырга хәзерләнә.

Ышанычлы чыганаклардан билгеле булганча, бик тиздән Казан шәһәрен зур мәдәни вакыйга көтә - биш елдан соң туган җиренә күп санлы музыка авторы София Гобәйдуллина кайтачак. 24 октябрьдә 85 яшьлек юбилеен билгеләп узачак бөек композиторны Татар илендә ноябрьнең беренче көннәрендә көтәләр. Безнең якташыбыз инде 20 елдан артык Германиядә яши.
София Гобәйдуллина исемендәге заманча музыка үзәгендә оештырылачак картиналар күргәзмәсенә дә шушы күңелле вакыйга сәбәп булып тора. Россия рәссамнарының иҗат берләшмәсе әгъзасы Камил Ибраһимов әлеге күргәзмәдә үз эшләре белән катнашуны зур мәртәбә итеп саный.
- Күңелемдә София Гобәйдуллина портретын төшерү теләге тугач, мин аның, иҗат кешесе буларак, күңел күзен тоярга теләдем. Мин ул иҗат иткән көйләрне тыңладым. Аның бармак асларыннан чыккан ноталар аша София Әсһать кызының күңел бизәкләрен, хис-тойгыларын тоясым, аларны тотып алып, сурәткә саласым килде. Нәтиҗәдә мин бу картинамны "Илһам белән очрашу" дип атадым. Чынбарлыкта бит без илһамны күрмибез, аны бары тик тоябыз. Һәм мин композиторның күз карашы белән шул илһамны, тоеп кына калмыйча, күрергә дә тырыштым, - дип сөйли ул.
Камил Ибраһимов күргәзмәгә куячак башка иҗат җимешләрендә София Гобәйдуллина нәсел тамырлары белән барып тоташкан Бәйрәкә авылының Казанга алып китүче урамын, адәм баласына дәрт һәм дәрман өстәүче чишмәсен, кичләрен сукыр лампа яктысында шәкертләр сабак укыган мәдрәсәсен чагылдырган. Картиналар циклын рәссам "Бәйрәкә сюитасы" дип атаган.
Үзе гомер итә торган җирнең талантларга бай булуы белән горурланып яшәүче Камил Ибраһимов киләчәктә үз күргәзмәсен оештыру теләге белән дә яна. Бүген аңа София Гобәйдуллинага зур иҗат юлына юллама биргән Бәйрәкә авылы һәм үзенең әби-бабалары яшәгән Ташкичү авылының матурлыгын, байлыгын тасвирлап, музыка һәм рәсем сәнгатен бербөтен итеп чагылдыру уе тынгы бирми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев