Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Урыссуда ретро-кичә үткәрделәр

Мәдәният бүлегенең ретро-кичәгә чакыруын кабул итүчеләр өчен чара ерак яшьлеккә күңелле әйләнеп кайту булды.

Кичәдә катнашучыларда алып баручыларның ул вакытларның теге яки бу сленгларын, популяр кинофильмнардан җырларны, музыкаль конкурсларны, шаян биремнәрне искә алу тәкъдиме үткәннәр турында сагынычлы хатирәләр уятты. Романтик - алтмышынчы, "хиппи"лы - җитмешенче, легендар - сиксәненче һәм ирекле туксанынчы еллар... аларның һәрберсенең үз аһәңе, чагыштырып булмаслык җырлары бар иде. Кичәдә катнашучыларны биергә чакырып йөрергә туры килмәде, барысы да ул вакытлардан соң дистәләрчә еллар узуын онытып, зур теләк белән "шейк итәргә" төште. Чынлап та, "Бони-М" кебек төркемнәрнең ритмнарын ишеткәндә, күңелең сине үзеннән-үзе мәйдан уртасына этәрә.

- Син яшь чагыңда нинди музыка астында биюеңне хәтерлисеңме? - дип сорыйм биеп торучы Гөлнарадан.

- Эээ.. "АББА", - ди ханым бераз көттереп.

О, әйе. Бу сиксәненче еллар. Бу Владимир Кузьмин, Крис Кельми, Юрий Антонов, Африк Симон, Бонни Тайлер, Си Си Кетч, "Арабески", "Оттаван" төркемнәре, шул ук данлыклы "Бонни-М" ансамбле, искиткеч популяр итальяннар... Сиксәненче еллар башы Урыссуда танцыларның яшьләрнең үз-үзләрен күрсәтүләре өчен киң мөмкинлекләр ачкан дискотекага әверелүе белән билгеле. Популяр совет һәм чит ил хитлары, "светомузыканың" күз камаштыргыч утлары, үзләрен иркен хис иткән ди-джейлар җыелучыларга шул дәрәҗәдә җәлеп иткеч тәэсир итә ки, мәдәният йортының өске фойесында дискотека көннәрендә энә төшәрлек урын да булмый.

- Әлбәттә, мондый ретро-кичәләрнең ешрак узуын телисе килә, - дип куйды ул елларны искә төшергән Гөлнара.

Безне үзен Тамара Ивановна дип таныштырган тагын бер урта яшьләрдәге ханым үзе генә түгел, кызлары, оныгы һәм... оныкчыгы белән килгән булып чыкты.

- Сезнең яшь чакта да танцылар биредә уза идеме?

- Әйе, әлбәттә. Ничәгә кадәрме? Якынча уннарга хәтле. Кызлар чалбар кия идеме, дисезме? Юк, бик сирәк. Безнең заманда чалбар киюче кызлар сирәк иде. Нинди җырлар астында бии идекме? Тере музыка иде, "Энергия" ансамбле вәкилләре - Дмитрий Кошелев, Рим Нәфыйков, Марсель Бакиев, Равил Абдулхәкимов күңелләребезне ачты.

Хәзерге яшьләрдән кем генә чәчләрен чал көмешләткән абзыйларның башта яшь кеше, аннан соң гына бик танылган шәхесләр булуына ышаныр икән. Ни хәл итәсең, вакыт дәрьясын беркем дә туктата алмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев