Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Урыссудан “җырлаучы сандугачлар”

"Азнакай нефте" НГДУның "Березка" сәламәтләндерү лагеренда "Халык һәм эстрада җырларын ялгыз башкару" номинациясендә "Сандугач сайрар илем" фестиваленең финалы узды.

Бүләкле урыннар өчен Татарстанның Көньяк-Көнчыгышыннан сиксәнгә якын яшь талант көч сынашты. Безнең район абруен Урыссу балалар музыка мәктәбеннән ике яшь җырчы яклады. "Халык җырын башкару" номинациясендә "Маланья" шук җыры һәм бик яхшы костюмы белән бөтенесенең ушын алган Надия Имаева II дәрәҗә лауреаты, ә "Эстрада җырын башкару" номинациясендә "Волшебное лукошко" җыры белән Карина Шакирова дипломант булдылар. 14 февральдә Әлмәт шәһәрендә призлы урын өчен "Сударушка" рус җыры ансамбле көрәшәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев