Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Урыссулы Ильвира Абашева халыкара “Зөбәрҗәт шәһәр” конкурсында җиңде

Район мәдәният йортының өлкән методисты Ильвира Абашева халыкара "Зөбәрҗәт шәһәр" конкурсының җиңүчесе булды.

Жюри әгъзалары хөкеменә ул "Республика көне" һәм "Хезмәт бәйрәме" кебек масштаблы район чараларының сценарийларын тәкъдим иткән. Шулай итеп, бәйрәмнәрнең иң яхшы сценарийлары өчен районыбыз мәдәни хезмәткәре мактаулы беренче урынга лаек булган. Шуны да өстәп әйтергә кирәк, иҗади рухлы хезмәткәр район концертларының, очрашуларының, митингларының алыштыргысыз алып баручысы булып тора. Өстәвенә, аның мәдәният өлкәсендәге стажы дистәләрчә еллар белән исәпләнә. Менә инде 17 ел ул сәхнәгә тугры хезмәт итә һәм аның йөрәгендә безнең районда алып баручылар мәктәбен булдыру хыялы чаткысы сүнми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев