Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Урыссулылар өчен "Есенин сәгате – шигырьләрдә һәм җырларда" әдәби-музыкаль кичә уздырдылар

Үзәкләштерелгән китапханә системасы һәм мәдәният бүлеге хезмәткәрләре Урыссу укучылары өчен Сергей Есенин тууының 120 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә уздырдылар.

"Поэт березового ситца" дип аталган кичә Есенин шигъриятен җыелучылар алдында башка яктан ачты. Алып баручылар укучыларга рус шагыйренең фаҗигале язмышы һәм бөек иҗаты турында гына сөйләп калмадылар, алар балалар йөрәгенә үтеп керерлек итеп Есенинның тормышка, туган җиренә мәхәббәтен дә тасвирладылар, аның табигатьнең матурлыгын нечкә тоемлавы турында бәян иттеләр. Есенин лирикасының серле тарту көче узган гасырда эреп юкка чыкмаган, моңа кичәдә аның шигырьләрен, аларга язылган романсларны башкаручы укучылар һәм аларны тыңлаучылар да тирән ышанды. Туган җир җырчысы кыска гомер кичергән, әмма талантлы шагыйрь безнең көннәрдә дә кешеләр йөрәген мәхәббәт белән сугарган кабатланмас шигъри мирас калдырды. Есенин иҗаты белән менә шундый җанлы танышу укучыларыбызның рухи дөньясын баетуга, бөек рус әдәбиятына мәхәббәт тәрбияләүгә булышлык итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев