Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Яңа Каразирек авылы балалары җәйне күңелле уздырган

Яңа Каразирек авыл балалары өчен җәйге каникул көннәре сизелмичә, бик күңелле һәм мавыктыргыч очрашулар белән үтеп киткән.

Кызлар һәм малайлар, каникул булуга карамастан, авыл клубына бию түгәрәгенә йөрде. Аларга бию серләрен бүгенге көндә Казан югары уку йортларының берсенең хореография бүлегендә укучы Сиринә Шәрәпова бик теләп өйрәтте.
Ютазы районының 25 еллыгы уңаеннан оештырылган "Туган якның моңлы җырлары" исемле концертта, "Күңелле балачак" кичәсендә яшь биючеләр үз сәләтләрен зур осталык белән күрсәтте. Туган як байлыкларына багышланган чарада балалар белән урманда дару үләннәре җыярга өйрәндек. Каразирек мәктәбе каршында эшләгән "Ак каен" ял һәм хезмәт лагерена йөргән малайлар һәм кызлар Яңа Каразирек авыл клубына кунакка килде. Укытучылары Фәйрүзә Гарәфиева җитәкчелегендә алар авыл клубы, аның бакчасы, кибет, "Карлыгач" балалар бакчасы белән танышты. Бергәләп кече Сабан туе ясадык.
Балалар аркан тартышты, капчык киеп йөгерде, чүлмәк ватты... Иң кызыгы шунда ки, әлеге мавыктыргыч уеннарда катнашкан һәрбер бала бүләккә ия булды. Алар өчен оештырылган "Мин яратам сине туган ягым" бәйрәм кичәсен "Шалкан" әкияте белән ачып җибәрдек. Сабыйлар йөзендә балкыган шатлык һәм сөенеч нурларын күреп, үзеңнең дә бәхет көймәсендә тибрәлгәнеңне сизми дә каласың, дип язган Яңа Каразирек авыл клубы директоры Зөлфия Гафиятова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X