Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Йолдызлар яңгыры

Күптән түгел Ютазы авылы мәдәният йортында "Ютазы йолдызлары" халык бию ансамбленең отчет концерты булып узды.

Быел ансамбль үзенең тугыз йолдызчыгын очыра. Әйтергә кирәк, бу ансамбльдән башка районның бер генә чарасы да узмый. Алар һәрвакыт күтәренке кәеф, берсеннән-берсе матур костюмнар, яхшы эмоция бүләк итәләр. Ансамбльнең җитәкчесе - атказанган мәдәният хезмәткәре Минзилә Абдурахманова һәр елдагыча күз яшьләрен тыеп:
- Сез, балалар, кечкенәдән үк минем белән булдыгыз. Бүген мин сезгә бары тик иң изге теләкләремне юллыйм. Алга таба шулай ышаныч белән атлагыз, - дип күңел түреннән чыккан теләкләрен юллады.
Балалар да, үз чиратларында остазларын чәчәк бәйләмнәре белән күмделәр. Һәрберсе Минзилә Абдурахманова турында үз фикерләрен җиткерергә ашыкты. Нинди ул сезнең остазыгыз? Сез аның кайсы якларын яратасыз, дигән сорауларга балалар берсеннән-берсе уздыра-уздыра җавап бирделәр. Менә шуларның кайберләре.
2013 елгы чыгарылыш кызы Лиана Зәйнуллина: "Мин Минзилә Маузировнада сигез ел бию түгәрәгенә йөрдем. Шул вакыт эчендә ул миндә биюгә мәхәббәт уятты. Ул көн димәде, төн димәде безне, сәләтнең шушы төренә үзе белән алып керде. Үзе кечкенә генә гәүдәле булса да, төш кенә бит ул. Без сәхнәгә чыккач аккошлардай йөзәбез, ә кайвакытта идәннәрне җимерердәй итеп тыпыр-тыпыр басабыз. Аның һәр күз карашы безне тәрбияли, без аңардан илһам чишмәсе алабыз.Аңа чын күңелдән гаилә бәхете, сәламәтлек һәм бездән соң да тыңлаучан, сәләтле шәкертләре булуын теләп калам".
Гүзәл Багаува, 7 сыйныф укучысы: "Минзилә Маузировна укытучы гына түгел, ә безнең дустыбыз шикелле. Аның белән башка укытучылар белән сөйләшмәгән темаларга аралашып була. Өйрәткән биюләре һәркайсыбызның күңеленә хуш килә. Мин ул өйрәткән биюләрне туганнар белән үткәргән гаилә бәйрәмнәрендә дә яратып башкарам. Аңа ныклы сәламәтлек, иминлек, хезмәтенең уңышларын күреп сөенүен телим. Мин әле ике яшьлек сеңлемнең дә үскәч аңарда биергә йөрүен телим".
Амалия Батыршина, 7 сыйныф укучысы: "Ул бик чибәр, ягымлы, шат күңелле кеше. Ул безнең икенче әниебез кебек. Бер сүз белән әйткәндә, Минзилә апабыз дөньядагы иң әйбәт кеше!"
Әлеге коллектив тагын да тамашачыларын яңа-яңа биюләр белән сөендереп торсыннар иде. Ә тамашачы түземсезлек белән көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X