Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Ютазы районы ветераннары Әлмәт шәһәрендә узган “Балкыш” фестивалендә катнашкан

Кичә Әлмәт шәһәрендә ветераннарның "Балкыш" республика фестиваленең зона туры узды.

Шәһәрнең "Нефтьче" мәдәният сараена республикабызның көньяк-көнчыгыш районнарыннан җыелган өлкән яшьтәге 500 якын үзешчән сәнгать яратучылар килгән иде. Жюри рәисләре хозурына ютазылылар "Истоки" ветераннар хоры (җитәкчесе Ирина Иванаевская), "Электросоединитель" заводының "Родники" хоры (җитәкчесе Оксана Җәләева), Әбсәләм авылыннан "Сердәш" хоры (җитәкчесе Зөлфия Рәхмәтуллина), Рәисә Абдуллина һәм Бәйрәкә авылыннан Зәйтүнә Ямаева, Тәнзилә Мәрданшина һәм Зөфәр Камаевлар башкаруындагы шаян биюләр, Татьяна Гарифуллина моңлы җыр, Валентина Новикованың үзе иҗат иткән "Солдат анасы" турындагы шигырен тәкъдим иттеләр. Ветераннарның республика иҗтимагый оешмасы советы рәисе Хәбир Иштирәков катнашучыларга рәхмәт сүзләре җиткерде, киләчәктә дә шулай энергияле, актив тормыш алып баруларын теләде.

Вакыйга урыннан фоторепортаж

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев