Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Ютазы йолдызлары” халык бию ансамбле Сабан туена җитди әзерлек алып бара

Бию - ул балага, беренче чиратта, төрле яклап үсеш бирә торган шөгыль, дип саный "Ютазы йолдызлары" халык бию ансамбле җитәкчесе Минзилә Абдурахманова. Сәхнәгә күтәрелгән бөтен кешегә дә зур дәрәҗәгә ирешергә, шөһрәт казанган артист булырга димәгән.

"Ютазы йолдызлары" халык бию ансамбле кызлары һәм малайлары үзләренең отчет концертлары вакытында алган тәэсирләреннән, көчле алкышлардан, матур бүләкләрдән "айнырга" да өлгермәделәр, район укытучылары бәйгесендә, Бөек Җиңү көнендә чыгыш ясарга тагын тамашачы каршына чыктылар. Хәзер алар халкыбызның күркәм бәйрәме - Сабан туена җитди әзерлек алып баралар. Мондый тамашаларда ике йөздән артык бала катнашкан чаклар була. Аларның бөтенесенә дә каян игътибар җиткермәк кирәк тә, каян күз-колак булып бетермәк кирәк?!

- Мин аларның барысын да якын итәм. Элек үз балаларым урынына күреп яратсам, хәзер оныкларым кебек кабул итәм, - дип елмая ансамбль җитәкчесе Минзилә Абдурахманова. - Үзегез уйлап карагыз, сиңа томырылып карап торган 3-4 яшьлек сабыйны кулыңа алып сөймичә, ничек түзмәк кирәк? Беренче елны, әлбәттә, эшләве авыр. Шулай да мин балаларны беркайчан тиргәмим, шәхесләрен кимсетмим, гәрчә аларның беренче хәрәкәт ясаудан ук биюгә сәләтлеме, юкмы икәнлекләре күренеп торса да. Коллективта табигый сайланыш бара.

- Ансамбльдә малайлар кытлыгы беренче елын гына күзәтелми...

- Булган проблемаларның берсе ул. Мөгаен, монда минем дә гаеп бардыр. Чөнки ир-егетләр техникасы хатын-кызныкыннан күпкә аерылып тора. Ансамбльләрдә хореограф булып эшләүче ир белән хатыннарга кызыгып карыйм. Һәм үзебезнең коллективка да ир-егет-хореограф кирәк булуы турында беренче тапкыр гына чаң сукмыйм. - Тагын нинди проблемаларыгыз бар?

- Бию әсбапләре җитми. Иң әүвәл, аяк киемнәре, аеруча читекләр, туфлиләр таләп ителә. Костюмнар кытлыгы да юк түгел. Әйтик, рус биюе өчен тектертелгән күлмәкләр мари биюен, татар күлмәкләре үзбәк биюен коткара. Мондый кием белән район чикләрендә уза торган бәйгеләрдә чыгыш ясап булмый. Елына бер тапкыр бер комплект тектертү чыгымын әти-әниләр үз өсләренә алалар. Әлбәттә, районнан да ярдәм тия. Әйтик, былтыр Сабан туе алдыннан өлкән төркем кызларына 12 күлмәк тектерттек. Быел да район бюджетыннан костюмнар тектертү өчен акча каралган. Димәк, гардеробыбыз яңаруын дәвам итәчәк, дигән өметтә калабыз.

- Ә химаячеләр?

- Моннан 10-12 ел элек, төрле бәйгеләрдә уңышлы чыгышларыбызны күз уңындла тотып, республиканың Мәдәният министрлыгы безнең коллективка Төркиядә узган халык иҗаты фестивалендә катнашырга тәкъдим итте. Анда барырга һәр кеше башына 10 мең сум акча таләп ителде. Әлеге акчалар районда табылмады. Шул чакта гарьләнгәнем... Кайбер предприятиеләр үзләренең шәхси бәйрәмнәрендә чыгыш ясарга чакыралар, тик алар да балаларга, әйтик, татлы сюрпризлар гына өләшеп котылалар...

Минзилә Абдурахманова белән күңелле мизгелләр турында да сөйләштек. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре үзенең оста биюче кызлары турында сәгатьләр буе сөйләргә риза:

- Регина Латыйпова, Света Сәлимгәрәева, Алинә Бакиева, Ярослава Горбачева, Айгөл Гәрәйшина, Диана Фәтхетдинова, Алия Мөхәммәтханова, Зәринә Шарифуллина, Света Гыйзәттуллина ансамбльнең иң яхшы биюләрен буыннан-буынга тапшырган кызларым. София Майорова турында, гомумән, аерым сөйләрлек. Коллективка беренче дипломын алып кайтканда, аңа биш яшь тулган иде микән?! Иске Урыссу авылыннан Лиана Зәйдуллина ике ел буена Ютазыга йөреп шөгыльләнде. Әдилә Ризванова, Алинә Мостафина Урыссуда да биеделәр, минем белән Ютазыга да йөрделәр. Моннан берничә ел элек чыгарылган кызларым Эльза Таһирова, Алия Газизуллина, Динара Рәшитова, Диана Фәтхетдинова, Элиза Галиева, Ильонора Гыйләҗева элемтәне өзмиләр: масштаблы чараларда катнашып, сагышларын басарга тырышалар. Альбина Мөхсинова, Юлия Бизанова, Гүзәл Шиһапова, Карина Ганиева, Диана Әхмәтова - бүгенге көндә ансамбльнең төп нигезенә әверелделәр.

Абдурахманова берникадәр вакыт элек яшьләре утыздан арткан ханымнар өчен "Гөлләр" төркеме оештырып җибәрә. Аның төп биючесе Рәисә апа Абдуллина барыбызны да тонуста тота, дип елмаючы Минзилә ханымның "Гөлләр" исеме белән бәйле башка хатирәләре дә күңел түрендә саклана.

...1984 елда махсус белем алган яшь хореограф Ютазы авылына эшкә кайта. Беренче иҗат җимеше - сигез кыздан "Гөлләр" төркемен туплый. Тора-бара биюгә тартылучылар саны тагын да арта. "Биючегә сүз әйтмәгез, бии-бии остара..." - көндәлек хезмәт артында зур тәҗрибә туплавын Абдурахманова яшерми. Аны бит заманында "бер-ике" дип кул чабып ритмга басарга өйрәтүче булмый. Кечкенәдән биюче булу теләге белән "чирләгән" кыз, телевизордан биючеләрне күрсә, экран эченә кереп китәрдәй була. Чын биючеләр артыннан хәрәкәтләрне кабатларга тырышкан баласының, өлгерми калып, өзгәләнүен күргән әнисе, түзми, күрше Октябрьский каласына барып, Минзиләне бию түгәрәгенә яздырып кайта. Әмма вакыт аермасы аркасында анда йөрергә җай булмый. Мәктәп партасы артында язган иншаларын бары тик артист булу теләген тасвирлап тутырган кызга бераз ачылу мөмкинлеге гаиләсе Димтамактан Ютазы авылына күченгәч кенә туа. Тегеннән-моннан откан хәрәкәтләрдән тупланган биюләр авыл сәхнәсендә алкышларга күмелсә дә, урта белем турында таныклык алган кыз андый хәзерлек белән генә югары урта йортына керә алмый. Комсомол юлламасы белән ул башлангыч белем бирү йортын тәмамлый. Бу еллардан соң 30 ел вакыт узып та киткән...

Киләчәккә уй-ниятләре белән кызыксындым. "Түгәрәк" сәбәбе дә бар. "Кемнең ничектер, әмма минем фантазиям эш барышында туа. Шулай булгач, илһам килми калмас әле. Моңарчы ул мине ялгызымны калдырмады", - дип әңгәмәдәшем серле итеп елмайды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев