Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Ютазылылар бәйрәмдә катнашты

10 июньдә Болгарда узган "Изге Болгарда җыен" традицион бәйрәмдә ютазылылар да катнашты.

Быел Татарстан мөселманнары Идел Болгарының ирекле рәвештә дәүләт дине буларак Ислам динен кабул итүенең 1090нчы (Григориан календаре буенча) еллыгын билгеләп уздылар. Россия Федерациясенең 60тан артык төбәгеннән шактый булган кунаклар, татар дин эшлеклеләренең форум делегатлары белән беррәттән, бәйрәмдә район туристлары делегациясе: ветераннар, инвалидлар, сукырлар җәмгыятьләре әгъзалары, шулай ук дини остазлары белән Фәнис мәдрәсәсе шәкертләре дә катнаша алды.
Мөфти резиденциясе һәм мәдрәсә белән Ак мәчет комплексын ачу көннең әһәмиятле вакыйгасы булды. Комплексны ачу республикада танылган хафизларның, шулай ук кечкенә балаларның Изге Коръән сүрәләрен укуыннан башланды. Чарада беренче булып Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады. Мәчетне ачуда җыелганнарның барысына да ул рәхмәтен белдерде. Рәхмәт сүзләре шулай ук ТРның дәүләт киңәшчесе, Болгар тарихи комплексын торгызуны башлап йөрүчеләрнең берсе булган Минтимер Шәймиев адресына да, "Ак мәчет" проекты инвесторлары адресына да яңгырады.
Чараны ТР мөселманнарының диния нәзарәте, Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте, Бөтендөнья татарлары конгрессы Башкарма комитеты, ТР Мәдәният министрлыгы һәм "Яңарыш" тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу Республика фонды оештырды.
Район советының һәм шәхсән район башлыгы вазифаларын башкаручы Рөстәм Нуриевның оештырулары һәм финанслаулары ярдәмендә безнең ватандашларыбыз тарихи урыннарга бара алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X