Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Ютазылылар "Масленица" бәйрәмен үткәрделәр

Узган якшәмбене мәдәният бүлеге, христиан бәйрәме булса да, бөтен милләт халкы яратып өлгергән Май чабу бәйрәменә багышлады.

Бу шау-шу килеп уйнаган балалар авазына, тәмле коймак исенә күмелгән көн булды. Әлеге хакта редакциягә Урыссуның 3 санлы мәктәбеннән Татьяна Фәттахова да язган: "Бәйрәм оештырылган мәйданда әби һәм бабайларны күрү бик күңелле булды, кышны озатырга тулы гаиләләре белән килгән урыссулыларны очраттык...".

Авыл һәм район мәдәният йорты хезмәткәрләре бергәләп әзерләгән күңелле тамаша, "Истоки" ветераннар хоры башкарган яңа җырлар, Октябрьский шәһәреннән килгән "Щедрый вечер" рус җыры халык ансамбле чыгышы халык күңеленә хуш килде.

Әйтергә кирәк, Май чабу - ул якыннарың белән дуслашуга, үпкәләрне кичерүгә, Ходайга якынаюга багышланган Бөек постка хәзерлек атнасы. Май чабу көннәре туганнарың, дусларың белән якыннан аралашуга, изге эшләргә багышлау чоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев