Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

БДИ нәтиҗәләрендә чик күрсәткечен узмаган укучылар аеруча күп теркәлгән мәктәпләр билгеле

Быел Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләрендә иң түбән чик күрсәткечен уза алмаган укучылар аеруча күп теркәлгән мәктәпләр билгеле.

Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында брифингта мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин чыгышыннан билгеле булды.

Болар түбәндәге мәктәпләр:

  • Казанның Вахитов районы 41 нче урта мәктәбе
  • Советлар Союзы Герое Газинур Гафиатуллин исемендәге Бөгелмә кадетлар мәктәп-интернаты
  • Ютазы районы Урыссу 2 нче урта мәктәбе
  • Казанның Авиатөзелеш районы 112 нче урта мәктәбе
  • Яшел Үзән районы Обсерватория урта мәктәбе
  • Хәрби-патриотик белем бирү үзәге - Казанның Киров районындагы Чехов исемендәге 67 мәктәбе
  • Казанның Киров районы 153 урта мәктәбе
  • Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов исемендәге Казан кадет мәктәп-интернаты
  • Түбән Кама районының 2 нче урта мәктәбе.

«Әлеге мәктәпләрнең педагогик коллективлары укучыларын йомгаклау аттестациясенә югары дәрәҗәдә әзерли алмаган. Берничә мәктәпнең бу исемлеккә беренче ел гына эләгүе түгел. Түбән нәтиҗәләр коллектив, министрлык, мәгариф идарәләре эшендә дә җитешсезлекләр булуын күрсәтә», - диде министр.

«Кызганыч, былтыргы кебек үк, быел да химия, биология, җәмгыять белеменнән Бердәм дәүләт имтиханының иң түбән чик күрсәткечен уза алмаучы укучылар арта. Бу предметлардан имтихан тапшыручылар кими, «икеле» алучылар арта», - диде Илсур Һадиуллин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев