Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Беренче “соңгы кыңгырау”

Узган җомгада Урыссу гимназиясендә уку елы тәмамлану уңаеннан тантаналы линейка үткәрелде.

"Соңгы кыңгырау" бәйрәмен уздыру карары әлеге уку йортының республиканың мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасында катнашуы белән бәйле. Быел гимназияне 10 чыгарылышчы тәмамлый, аларның яртысы алтын медаль алуга дәгъва итә, ә дәүләт йомгаклау аттестациясен 19 тугызынчы сыйныф укучысы тапшырачак. Линейкада активистлар һәм укуда, төрле олимпиадаларда уңышка ирешкән укучылар бүләкләнде. Укучыларны әлеге куанычлы вакыйга белән башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлдания Белалова котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев