Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Бәйрәкә авылы мәктәбендә "Көзләрдә дә язлар кабатлана" исеме астында өлкәннәр көнен билгеләп узганнар

Көзнең бик матур чагы "Алтын көз" дип аталган чорында Республикабызда бик матур бер бәйрәм билгеләп үтелә. Ул - Өлкәннәр көне. Менә быел да 1 октябрьдән 10 октябрь аралыгында өлкәннәр ункөнлеге башланып китте. Шул уңайдан, безнең Бәйрәкә урта мәктәбендә бүген "Көзләрдә дә язлар кабатлана" дигән исемдә бәйрәм кичәсе үткәрелде. Гомерләрен балалар...

Көзнең бик матур чагы "Алтын көз" дип аталган чорында Республикабызда бик матур бер бәйрәм билгеләп үтелә. Ул - Өлкәннәр көне.


Менә быел да 1 октябрьдән 10 октябрь аралыгында өлкәннәр ункөнлеге башланып китте. Шул уңайдан, безнең Бәйрәкә урта мәктәбендә бүген "Көзләрдә дә язлар кабатлана" дигән исемдә бәйрәм кичәсе үткәрелде. Гомерләрен балалар тәрбияләүгә багышлап, бүгенге көндә лаеклы ялда булган ветераннарыбызны мәктәп директоры Абдуллин И.И. сәламләде. 3 сыйныф укучыларының изге теләкләре, Айгөл Латыпова җитәкләгән бию коллективының чыгышы, шаян "Пенсия тарту" күренеше кунакларыбыз күңеленә хуш килде.

Бәйрәмнең икенче өлеше чәй өстәле артында дәвам итте. Монда ветераннар кичәдә алынган тәэсирләрдән арына алмыйча, истәлекләр сөйләшеп утырдылар. Соңыннан мәктәп буенча экскурсия үткәрелде. Капиталь ремонттан соң янарып, матурланып калган, эш өчен бөтен уңайлыклар булган кабинетларга кереп, ветеран-укытучылар соклануларын белдерделәр һәм коллегаларына яңадан-яңа хезмәт уңышлары теләделәр.

Педагог-оештыручы: Рәмзия Дәүләтханова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев