Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Гимназия укучылары педагог-ветеранга чын бәйрәм ясаганнар

Урыссу гимназиясенең 4 сыйныф укучылары ветеран педагог Анастасия Служаева йортында бәйрәм оештырганнар.

Балалар Ленинград камалышы турында презентация әзерләгәннәр, сугыш турында җырлар башкарганнар, шигырьләр сөйләгәннәр,үз куллары белән ясаган бүләк тапшырганнар. Анастасия Михайловна кечкенә кунакларга сугыш чорына туры килгән балачак еллары турында сөйләгән, балалар башкарган "Журавли» җырына бик теләп кушылган. 4а һәм 4б сыйныф җитәкчеләре Алсу Рәхмәтуллина, Алсу Газыева әйтүенчә, гимназиядә патриотик тәрбиягә җитди игътибар бирелә. Аерым алганда, хәрби-патриотик чаралар үткәрелгән, илебез язмышына язылган тарихи вакыйгалар турында әңгәмәләр корылган, тематик бәйгеләр, спорт ярышлары үткәрелгән,ветераннар,хәрби хезмәткәрләр белән очрашулар уздырганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X